tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Авыллар эшмәкәрләргә таянып яши”
Рөстәм Миңнеханов: “Авыллар эшмәкәрләргә таянып яши”

Рөстәм Миңнеханов: “Авыллар эшмәкәрләргә таянып яши”

Эшмәкәрләр мәктәпләргә дә, мәчетләргә дә ярдәм итә. Авылның нигезен сакларга эшмәкәрләрнең генә мөмкинлеге бар. Авыллар эшмәкәрләргә таянып яши, дип белдерде Татарстан Президенты VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышын йомгаклап.

– Һәммәгезнең ниндидер тарихы, тәҗрибәсе бар, үзара менә шулай аралашасыз. Безгә дә сезнең фикерләрегезне, проблемаларыгызны ишетү кызыклы. Менә шундый зур күргәзмә оештыргансыз. Безнең эшмәкәрләр җитештергәннәрне Россия күләменә генә түгел, чит илләргә дә чыгарырга кирәк.

Президент сүзләренчә, авылда кешеләр икенче, халык икенче. Боларны барысын да күрсәтергә кирәк.

– Чыгышларда күбегез милләт, тел, авылларны саклау проблемаларын күтәрде. Безнең барыбызны да бу мәсьәләләр бик борчый. Авыл милләтнең нигезе булып тора.  Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз.  Сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, бу авылның киләчәге юк. Җитәкчелек кенә барысын да хәл итә алмый, шуңа эшмәкәрләр дә бу эштә ярдәм күрсәтергә тиеш, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Чит төбәкләрдә телне саклау  иң зур кыенлыкларның берсе булуын билгеләде ул. Телне саклау дин аша, мәчетләр ярдәмендә тормышка ашырылырга тиеш, дигән фикер белдерде Президент.

-Татарлар саны артырга тиеш. Демографияне арттыруга игътибар бирегез, – дип үгет-нәсихәтләрен бирде Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырышта крестьян фермер хуҗалыкларын һәм эшкәртү оешмаларын булдыру, хезмәт ресурсларын һәм квалификацияле белгечләрне оптималь рәвештә файдалану, матди иминлекне ныгыту, татар гаиләләренең этник тәңгәллеген саклап калу – болар барысы да татар авылларында социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешнең мөһим факторы булып тора, дип белдерде җыен катнашучылары.

Җыенда чыгыш ясаучылар “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенең активлашуын, төбәк тарихын өйрәнүнең гуманитар проектларын эшләү һәм гамәлгә куюның уңай нәтиҗәләрен, төбәк этномәдәни фольклор бәйрәмнәрен оештыруны, туган якка мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне билгеләп үтте.

Пленар утырышта барлыгы 10 чыгыш яңгырады.

  • Ун хуҗалык җитәкчесе киң итеп чыгышлар ясады, үз үрнәкләрен күрсәтте. Чыгышлары бик тирән, мәгънәле булды, – дип билгеләп узды утырышны алып барган “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Милли Шурасы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

 

Искәртеп узабыз, бүген “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Алдагы ике көндә республикабызга Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 750 делегатлар дискуссион мәйданчыкларда фикер алышты, татар эшмәкәрләре очрашкан проблемалар турында сөйләште. Кичә җыенда катнашучылар республиканың эшмәкәрлек үсешен Әлки районы мисалында карады, андагы хуҗалыклар белән танышты. Бүген исә җыенга нәтиҗәләр ясалды, алдагы елга планнар корылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*