tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты

Беларусь Республикасындагы татарлар ничек гомер итә, милләт булып саклану өчен ниләр эшли, аларны нәрсә борчый – Татарстан Президенты, традиция буенча, үзенең эш сәфәре кысаларында Беларусьта яшәгән милләттәшләребезнең хәлен белеште. Чараны бирегә шулай ук эшлекле визит белән килгән Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Әлеге очрашу барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга. Президентның сезнең белән соңгы очрашуыннан соң өч ел вакыт үтеп киткән. Һәм менә бүген без кабат күрешеп сөйләшергә җыелдык, – дип очрашуны башлады Васил Шәйхразиев.

Ул китергән мәгълъматлар  буенча, бүгенге көндә Беларусь Республикасында рәсми саннар буенча 7500, ә рәсми булмаган саннар буенча 11000 артык милләттәшебез гомер итә. Шуларның 3000 артыгы Минск шәһәрендә.

1844 елда Минск шәһәрендә 325 татар яшәгән, 1885 елда – 424, 1897 елда – 1146, ә XVI гасыр ахырында Речь Посполитая җирләрендә 100 000 артык татарлар гомер иткән. 2010 елгы халык санын алу буенча Татарстанда 4592 белорус яши. Беларусь җирләренә татарлар XIV гасыр башында урнаша башлыйлар һәм миграция XVI гасырда һәм СССР вакытында дәвам итә, – дип сөйләп узды модератор.

Беларусь Республикасында татарларны берләштереп торучы төп оешма булып 1998 елда оешкан «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе торуын билгелщп узды ул. Берләшмәнең Гродно, Витебск, Бобруйск һәм Ивье шәһәрләрендә филиаллары бик актив эшләп килә.

Беренче сүз дә «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсенең рәисе Эльвира Левшевичка бирелде.

Эльвира Левшевич оешма вәкилләре тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап тотты. Белорусиядә яшәгән татарлар исеменнән ул кайнар сәламнәрен җиткерде.

“Чишмә татар-башкорт мәдәни мирасы” берләшмәсе 1998 елда оештырыла. Оешманың төп максаты һәм бурычы – Белорусь Республикасында татар һәм башкортларны этнос буларак торгызу һәм саклап калу, – дип белдерде берләшмә рәисе.

Эльвира Левшевич сүзләренчә, 2019 елның 1 гыйнварына оешмада 140 әгъза исәпләнә. Ул ел саен Минскта Сабантуй уздырылуын билгеләп үтте. Милли бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Оешма көче белән Белорусиядә бик күп эшләр башкарылган. “Ләйсән”, “Күбәләк” фольклор ансамбльләре, балалар төркемнәре төзелгән.

Эльвира Левшевич Президентка үтенечләрен дә җиткерде. Аның сүзләренчә, “Ләйсән” ансамбленең баяны бик искергән. Ул Рөстәм Миңнехановтан коллективны баян белән тәэмин итүне сорады. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Беларусьтагы ансамбльләрнең Казанда һәм Татарстан районнарында чыгышларын оештыруда ярдәм күрсәтергә үтенде.

Мәскәү, Ржев, Смоленск, Витебск, Могилевны фашистлардан азат итүдә катнашкан Казахстан татары Әдһәм Кәримовның каберен төзекләндерүдә дә дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте. Моннан тыш,  Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Белорусь җирлегендә яшәгән татарларның алты гасырлык тарихын өйрәнеп, алар турында хезмәт бастырылса бик яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең Витебск шәһәрендәге бүлеге рәисе Венера Әскәрова чыгышын үзе белән таныштырудан башлады. Аның гаиләсе 42 ел элек Казаннан күченгән. Алар фән кешеләре, Минскка аларны чакырып алалар, шуннан бирле алар Белоруссиядә гомер итә.

Венера Әскәрова Витебскны фашистлардан азат иткәндә татарларның ярдәм итүләре, аларның батырлыклары турында сөйләп узды. Алар истәлегенә һәйкәл куелуын әйтте. Витебскта Җәлил кичәләре уздырылуын, чараларга яшьләрне җәлеп итәргә тырышуларын билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасында яшәгән татарларга телне, гореф-гадәтләрне саклаган өчен рәхмәтен әйтте. Шундый матур иҗат коллективлары эшләп килүе сөендерә. Киләчәктә аларны Казанда көтеп калабыз. Алга таба да шулай элемтәдә булыйк, диде Президент.

Иң соңыннан Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә түбәндәгеләр лаек булды:

  • Матшина Фагилә Мирзахан кызы – «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзасы
  • Нигъмәтуллин Джон Миңнегали улы – «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзасы
  • Ситникова Рамилә Дамир кызы – «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзасы

Беларусь Республикасының «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенә истәлекле бүләк тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*