tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак
Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак

Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак

Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Бу чара рәсми программага кергән.

Очрашу “Башкортстан” дәүләт концерт залының кече залында 18 сәгатьтә башланачак, ул ярты сәгать дәвам итәр дип көтелә.

Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше җыелачак.

  • 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстан халкының 25,4% – татарлар (29,5% – башкортлар).

Башкортстанда унлап татар иҗтимагый оешмасы эшли, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлеге, Башкортостан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкорстандагы татар авыллары ассоциациясе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстандагы бүлеге һ.б.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*