tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Рөстәм Миңнеханов: “Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел”
Рөстәм Миңнеханов: “Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел”

Рөстәм Миңнеханов: “Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел”

 

Казанда бу көннәрдә “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырылды. Аның пленар утырышы бүген көндезге 11 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башланып китте. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар, дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, шул исәптән Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Форумга Татарстаннан читтә яшәүче 600 ләп делегат чакырулы иде, шуларның 400 е – эре бизнес вәкилләре. Татарстан Президентын зал, олы хөрмәт күрсәтеп, аягүрә каршы алды.

Иң элек театр фойесында делегатларга ТР агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда ризыкларны тәмләп карау мөмкинлеге каралган иде. Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде. “Эшмәкәрләрнең Казанга җыелуы бер дә очраклы хәл түгел. Беренчедән, – Татарстан илебездә алга киткән икътисади төбәк, икенчедән, татар эшмәкәрләре арасында көчле буын үсеп чыкты”, – диде ул чыгышында.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов исә Татарстанның башка төбәкләре, чит илләр белән булган элемтәләр, төзелгән килешүләр хакында сүз алып барды. Ул Кырым Республикасы, Төркия, Финляндия, Чехия кебек илләрнең Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшләвен ассызыклады.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Республикада авыл хуҗалыгы азык-төлек продукциясен ике тапкыр артыграк җитештерү мөмкин. Кечкенә генә инициатива булса да, без аны игътибарсыз калдырмаска тырышырбыз һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешендә сезнең дә өлешегез булыр дип ышанабыз”, – дип тәкъдим кертте.

ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әлеге агентлыкның эшчәнлеге һәм Татарстандагы индустриаль объектлар белән делегатларны кыскача таныштырып узды, хезмәттәшлеккә чакырды.

Аннары төбәкләрдән килгән делегатлар чыгыш ясады: Төмән, Чиләбе, Түбән Новгород, Сарытау, Магнитогорск төбәкләреннән килгән вәкилләр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге, татар эшмәкәрләре башкарган эшләр белән таныштырды. Магнитогорск “Минимакс” җәмгыяте җитәкчесе һәм технологы Рәшит Латыйпов төбәкләрдә булган проблемаларга да кагылды. Ул дин әһелләренең бердәм булмавы, элитаның җәмгыятьтән аерым булуы аркасында, халык бер-берсен аңламый, дигән фикер җиткерде һәм ТР Президентының бу мәсьәләгә игътибарын арттыруын сорады. “Бөтен җитәкчелек тә сезнең команданы гына көтә һәм сезне генә тыңлый”, – диде ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

“Бергә булсак, – без мәсьәләне хәл итә алабыз. Миңа гына карап торырга кирәкми, һәркайсыбыз үз вазыйфасын башкарырга тиеш. Безнең милләтебез, телебезне үстерер өчен көч туплап, алга барырга кирәк. Ә безнең күп вакытыбыз кемнең баш икәнен ачыклауга китә”, – дип җавап бирде ТР Президенты.

Үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы кирәклеген ассызыклады, 2000 елдан 2008гә кадәр очрашып тордык, аннары өзеклек булды, дип искәртте. “Бер-берегез белән аралашу, тәҗрибә туплау, безгә дә читтән килгән тәнкыйтьне ишетү бик кирәк. Без дә сезнең кебек үк телебез, динебез турында борчылабыз. Татарстанда күп милләтләр яши һәм мин аларның һәммәсе өчен дә җаваплы. Шул ук вакытта Татарстан – читтә яшәгән татарларның кыйбласы… Милләттәшләребез белән без Бөтендөнья татар конгрессы, дин әһелләре һәм эшмәкәрләр аша элемтәдә торабыз, – диде Р. Миңнеханов делегатларга мөрәҗәгать итеп. – Без сезгә таянабыз. Дөрес, безнең әлегә эшләнмәгән эшләребез дә күп. Кемдер Татарстаннан килеп сездәге тормышны үзгәртә ала, дисәгез, – алга китеш булмаячак. Без – партнерлар: монда беркем дә баш түгел һәм без бердәм булырга тиеш!”

Татарстан Президенты татарларның бердәм булып, алга таба да бергә эшләргә тиешлегенә аеруча да басым ясады. “Сез Татарстан продукциясен башка төбәкләргә тарату юлы гына түгел, сезнең төбәктәге продукция дә Татарстанда кирәкле булырга мөмкин һәм безнең бурыч – сезнең бизнесның чәчәк атуын тәэмин итү. Без Россия Федерациясендәге икенче титуллы милләт булып торабыз. Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел. Татарстанның, татар милләтенең абруе югары. Һәм бу бер дә юктан түгел. Татарстан үзе дә, аннан читтә булган төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарлар, үзегезнең мөстәкыйль, тәрбияле булуыгызны исбат итеп торасыз. Әгәр дә без бердәм булсак, безнең көчебез тагын да зуррак булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм делегатларның Казанга килүләренә рәхмәт әйтеп, алара эшчәнлекләрендә уңышлар теләде, милләтебез, халкыбыз язмышына битараф булмаска өндәде.

Соңыннан ул берничә делегатка татар телен һәм милләтен үстерүдә, саклауда башкарган эшләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Татар-Информ” МА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*