tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

16 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Карелия Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Карелия башлыгы Александр Худилайнен катнашты.

Ул республикада милли берләшмәләргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Карелия Республикасында яшәүче 150 милләт арасында саны буенча татарлар җиденче урында тора.

Очрашудагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья буенча татарлар берләшүенә һәм туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итүче проектлар турында хәбәр итте. Бу “ТНВ-Планета” спутник телевизион каналы һәм “Ана теле” Интернет аша татар телен өйрәнү проекты.

Рөстәм Миңнеханов халыкның милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклау мөһимлеген билгеләде. “Россия үзенең күп милләтле булуы белән көчле”, – дип ассызыклады ул.

Очрашуда катнашучылар мәдәният, сәнгать һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шундый проектларның берсе – Медвежьегорск районының Сандармох ызанындагы мемориаль зиратта сәяси репрессияләр корбаннары булган татарларга истәлекле билге кую.

Моннан тыш, Карелиядә татар халык бәйрәме Сабантуйны уздыру, татар авторлары пьесаларын кую, иҗади коллективлар гастрольләрен оештыру мәсьәләләре турында да сүз барды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Карелия Республикасы матбугат хезмәте материаллары кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*