tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенең Татарлар конгрессы вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенең Татарлар конгрессы вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенең Татарлар конгрессы вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Курган өлкәсенең татарлар конгрессы» региональ иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Алексей Кокоринга Курган өлкәскендә яшәүче татарларга ярдәме һәм татар теле һәм мәдәнияте саклануга уңай шартлар булдыруы өчен рәхмәт белдерде.

Ватандашлар белән аралашып, Татарстан Президенты татар телен һәм мәдәниятен саклап калуның һәм гомум рухи кыйммәтләрне арттыруның мөһимлеген ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов татар телен интернет аша өйрәнергә мөмкинлек бирүче «Ана теле» проекты, «ТНВ-Планета» иярченле телеканалы, «Татар иле» социаль челтәре һәм башка бөтен дөньядагы татарларны берләштерергә ярдәм итүче проектлар турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар тел һәм мәдәниятне саклап калу, яшьләрне тәрбияләү турыда фикерләштеләр. «Курган өлкәсе татарлары конгрессы» регшиональ иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Кәримов сүзләренчә, бүгенге көндә татар теле өлкәнең 6 мәктәбендә укытыла. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитмәү сизелә, шулай ук  якшәмбе көнне укыту алып барыла торган татар мәктәпләре өчен методик эшләнмәләр булмау сәбәпле, андый формада белем бирү өчен укыту планнары һәм программалар эшләүдә ярдәм кирәк. Очрашуда катнашучылар Курган өлкәсенең Шадрин районындагы Сабан туй кысаларында милли көрәшне үткәрүдә ярдәм итүне дә сорады.

Аларны тыңлап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогика училищеларында Курган өлкәсе өчен яшь белгечләр әзерләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*