tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ринат Закировка “Дуслык” ордены тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Ринат Закировка “Дуслык” ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Ринат Закировка “Дуслык” ордены тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зинур улы Закиров та бар.

“Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен

Закиров Ринат Зинур улын

“Дуслык” ордены белән бүләкләргә”, диелә Татарстан Республикасы Президенты Указында.

“Иртәгә без төп бәйрәмебез – Республика көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм алдыннан сәнәгать, мәдәният һәм социаль өлкәләрдә, ветераннар һәм иҗтимагый оешмаларның иң дәрәҗәле, мөхтәрәм кешеләрен чакырып дәүләт бүләкләре тапшыру матур гадәткә әйләнде”, – диде Рөстәм Миңнеханов чараны ачу тантанасында.

“Республикабыз үсешенә, шул рәвешле илебезне үстерүгә дә үз өлешегезне керткән һәркемгә мин рәхмәт әйтәм. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Дәүләт бүләкләрен тапшыру – очрашып рәхмәт белдерү өчен яхшы сәбәп”, – дип мөрәҗәгать итте Президент чара кунакларына.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*