tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Тынычлык һәм иминлек – теләсә нинди территориянең уңышлы үсеше нигезе
Рөстәм Миңнеханов: Тынычлык һәм иминлек – теләсә нинди территориянең уңышлы үсеше нигезе

Рөстәм Миңнеханов: Тынычлык һәм иминлек – теләсә нинди территориянең уңышлы үсеше нигезе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханеов бүген Архангельск шәһәре үзәгендә “Нур Ислам” мәчетенең ачылу тантанасында катнашты.

Төбәкнең иҗтимагый тормышында истәлекле вакыйга Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдин, Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск шәһәре башлыгы Игорь Годзиш, Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин, Архангельск шәһәре милләтләре Советы һәм төп диннәр вәкилләре катнашты.

Мәчетнең агач бинасы Архангельскта 1905 елда төзелгән булган – бу Россия территориясендә иң төньякта урнашкан мәчет. Шәһәрдә мөселман җәмгыяте оешу  XIX гасырның уртасынва карый. Мөселман җәмәгатьчелеге төбәкнең тормышында һәрвакыт актив катнашкан.

Бу хакта чыгышында Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдин белдерде.

“Әлеге традицияләр бүген дә саклана, – дип ассызыклады мөфти. – Мөселман өммәте тергезелә, хезмәт итә һәм балалар үстерә. Мәчетне торгызу – милләтара иминлек, татулык сәясәте үрнәге, ул башка төбәкләргә дә үрнәк була ала”. 

Шәһәрдә мәчетне тергезүгә Татарстан Республикасы ярдәм иткән. Шулай итеп мәчетне тергезү ике төбәкнең үзара уңай багланышлары үрнәге булып тора. Нәкъ менә шуңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибар итте дә. “Тынычлык һәм иминлек – теләсә нинди территориянең уңышлы үсеше нигезе, – дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яшәгән илебез тәҗрибәсе башка илләргә дә үрнәк була ала”.

Тантана вакытында Равил Гайнетдин Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орловка,  Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллинга, “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров, “А.М. Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы” АБ генераль директоры Ренат Мистаховка Россия мөселманнарының иң югары орденын тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*