tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Изге Болгар җире Россия күләмендә ислам өчен эшләргә тиеш
Рөстәм Миңнеханов: Изге Болгар җире Россия күләмендә ислам өчен эшләргә тиеш

Рөстәм Миңнеханов: Изге Болгар җире Россия күләмендә ислам өчен эшләргә тиеш

Бүген Болгарда дөньяның төрле почмакларыннан дин кардәшләребез җыелды. Ел саен “Изге Болгар җыены” әби-бабаларыбыз ислам кабул иткән тарихи җирдә меңләгән мөселманны очраштыра.

“Изге Болгар җыены”н рәсми рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

  • Хөрмәтле җыенда катнашучылар. Сезне барыгызны да шушы Изге җирлегебездә сәламлим. Һәммәгезгә дә зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Әлбәттә, безнең шушы җиребез бар. Ахыргы ун ел эчендә монда бик күп зур эшләр эшләнде. Монда килгәнче без Болгар ислам академиясендә тарихи җиребезнең киләчәге турында сөйләштек. Биредә балалар өчен җәйге лагерь оештыру мәсьәләләрен карадык. Шушы җирлек алга таба да Россия күләмендә ислам өчен эшләргә тиеш. Әлбәттә, ислам ул безнең өчен дин генә түгел, ул ата- бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, безнең телебез. Шуңа күрә Изге Болгар җиренә килүегез өчен без рәхмәтлебез. Киләчәктә дә күрешергә насыйп булсын, эшләребез уң булсын, республикабыз гөрләп торсын, дип иң җылы теләкләрен җиткерде Президент.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*