tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй кунакларына Камышлы авылы үзәгендә Татарстан артистлары зур концерт күрсәтте
Сабантуй кунакларына Камышлы авылы үзәгендә Татарстан артистлары зур концерт күрсәтте

Сабантуй кунакларына Камышлы авылы үзәгендә Татарстан артистлары зур концерт күрсәтте

Бүген Самара өлкәсендәге Камышлы авылына көн дәвамында кунаклар килде. Алар биредәге музейлар белән танышты. Камышлыда яшәүчеләр үз тарихына, шәхесләренә карата игътибарлы, аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, музейларда шәхси әйберләрен туплыйлар. Шундый шәхесләрнең берсе Әнвәр Давыдовка иртәгә бюст та ачыла. Шагыйрьнең тууына быел 100 ел.

Музейларда йөргәннән соң, кунаклар кич белән Камышлы авылы үзәгендә төзелгән зур сәхнә янына җыелды. Биредә чын мәгүнәсендә алма төшәрлек тә урын юк. Татарствн артистлары чыгышын карарга төрле милләт вәкилләре җыелды. Тамашачыга үз җырларын Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәлахов, Гөлназ Гафурова, Казан бию ансамбле һәм башка сәнгать әһелләре бүләк итте.

Иртәгә, 29 июньдә, Камышлыда Бөтенроссия авыл сабан туе узачак. Ул 10 нчы тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*