tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Камышлы районында Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрли
Самара өлкәсенең Камышлы районында Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрли

Самара өлкәсенең Камышлы районында Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрли

Бүген Самараның Камышлы районы X Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын кабул итә. Бәйрәмнең рәсми өлеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров сәламләвеннән башланды. Үз чыгышында Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәменең татар һәм башкорт халкы бәйрәме генә түгел, ә башка халыкларның да милли үзенчәлекләрен күрсәтүче илкүләм чара булуын ассызыклады.

Рәсми сәламләүләрдән соң җитәкчелек тарафыннан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале бирелде. Бәйрәм бүләкләргә мул булды. Дмитрий Азаров Камышлы районына “Лада Нива” машинасы тапшырды, ачкычларны район башлыгы Рафаэль Багаутдинов чыгып алды. Татарстан Президенты Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк татар иҗади-иҗтимагый җәмгыятенә Форд Транзит микроавтобусын бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*