tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранскида “Авылым тавышлары” фестивале гөрләде
Саранскида “Авылым тавышлары” фестивале гөрләде

Саранскида “Авылым тавышлары” фестивале гөрләде

Бүген Мордовия Республикасының Сарански шәһәрендә «Авылым тавышлары» Республика татар җыры фестиваль-конкурсы узды. Чара юбилейлы 10 тапкыр  үткәрелде. Тамашачылар һәм катнашучылар республика Мәдәният сараена җыелып, милли моңнарны тыңлап ләззәтләнә алды.

Фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев ачып җибәрде. Ул кунакларны һәм катнашучыларны җылы сәламләде. Фестиваль бөтен Мордовиядән килгән татарларны берләштерә, бай милли-мәдәни мирасны, телне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калуда зур роль уйный. Дәүләт белән бергә эшләп, әлеге фестивальне үстерү һәм алга этәрү өчен бик күп көч куйган татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә рәхмәт белдерәбез, диде ул.

Сәхнәдә республиканың төрле районнарыннан һәм Саранскидан фольклор-этнография, вокаль ансамбльләр һәм артислар чыгыш ясады.

Башкаручылар ике номинациядә ярышты:  халык вокалы һәм эстрада вокалы белән бергә,биредә заманча эшкәртүдә татар халык җырлары башкарылды.

Фестивальне ябу тантанасында Саранскида эшлекле сәфәрдә булган  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Васил Гаязович халыкны сәламләп, Сабантуй 2021нче елда Мордовиядә булачак дип җиткерде. Озакламый оештыру комитеты төзеләчәк, аны Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе Владимир Сушков җитәкләячәк, урынбасары Васил Шәйхразиев булачак.

Васил Шәйхразиев, “Авылым тавышлары” фестивален йомгаклап, Конгресс медальләрен, Рәхмәт хатларын һәм махсус бүләкләрне тапшырды.

Гран-прига Кадошкин районы Латыш авылының “Изге Нур” фольклор ансамбле ия булды..

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*