tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызрань имамы самолетны кырга утырткан Дамир Йосыповның намазлы булуын әйтте
Сызрань имамы самолетны кырга утырткан Дамир Йосыповның намазлы булуын әйтте

Сызрань имамы самолетны кырга утырткан Дамир Йосыповның намазлы булуын әйтте

Сызраньның Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта алган очучы Дамир Йосыповның намазлы кеше булуын әйтте.

“Мин аның белән таныш. Мин 2000 елга Сызраньга килдем, ул мәчеткә йөрде. Ул монда яши иде. Ул мәчеткә еш йөри иде. Биш вакыт укыды дип әйтмим, җомга намазларын калдырмады. Коръән дә укый, намаз да укый белә”, – диде ул.

Бүген иртән «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Симферопольгә юл тоткан А-321 самолетының двигателенә кошлар төркеме эләгә. Очучы Дамир Йосыпов двигательләре туктаган самолетны Жуковский янында кукуруз басуына утырта ала. Очкычта 226 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы була, 10 кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре ала, әмма барысы да исән-сау кала.

Илгизәр Сәгъдиев Дамир Йосыповның җирле автомономиясе җитәкчесенең урынбасары булган. “Аның юридик белем бар, шуңа күрә мәчеткә юридик яктан ярдәм итте. Милли эштә дә тырышты. Татарча әйбәт сөйләшә ул. Дамирның хыялы иде очучы булу. Моннан китеп Богырысланда укыда да, очучы булды. 5-6 ел элек Екатеринбургка китте, кайткалап йөрде”, – диде ул.

Илгизәр Сәгъдиев былтыр Дамир Йосыповның әтисе Касыйм Йосыпов белән Хаҗга баруы турында сөйләде. “Алар өч ир туган, олы абыйсы Аликны да беләм, ул полициядә, икътисади җинаятьчелек буенча эшли”, – диде ул.

“Без дини яктан карап әйтәбез – динле бәндә булгач, Аллаһның бер ярдәм булгандыр инде аңа. Каушап калмыйча карар кабул итә алган, безгә бик зур горурлык. Америкада суга утырткач бер кеше милли герой булды. Бик тыйнак ул, бернинди тәкәбберлеге булмаган, мөлаем гына чын татар егете”, – дип бәяләде Дамир Йосыповның адымын Илгизәр Сәгъдиев.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*