tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары съезды: гүзәл затлар милләт киләчәге турында фикерләшә
Татар хатын-кызлары съезды: гүзәл затлар милләт киләчәге турында фикерләшә

Татар хатын-кызлары съезды: гүзәл затлар милләт киләчәге турында фикерләшә

Казанның Г.Тукай исемендәге филармониясе бүген миллилек, затлылык, матурлык мәйданына әверелде. Бүген биредә дөньяның төрле почмакларыннан килгән иң мәртәбәле ханымнар татар милләтен, татар гаиләсен саклап калу, балаларны татар итеп, милли җанлы итеп тәрбияләү турында сөйләште.

Кичә башкалабызда башлангыч алган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары инде шактый гына чараларда катнашты, Татар халкының үсеш стратегиясе белән танышты, милли тәрбия бирү үрнәкләрен күрә алды, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесенең финалын карады. Бүген инде Филармония бинасында милләтебезнең асыл затлары съездның төп чарасы – пленар утырышка җыелган иде.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова искәртеп узганча, әлегә кадәр бу җыеннар форум форматында узды, Ике ел элек – бишенче форумда – ул съезд дәрәҗәсенә үсеп җитүен аңлыйлар һәм быел дөньяның мәртәбәле ханымнарын Казанда шушы зур чара уза. Татар хатын-кызларының беренче cъезды моннан 102 ел элек узган булган. Шуңа да быелгысы – II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды буларак үткәрелә.

Съездга килгән иң зур делегация Башкортстаннан. Катнашучыларның иң яшенә 16 яшь, ә иң өлкәненә 74 яшь. Делегатларның уртача яше 42 булуын да исәпләп чыгарылган. Кадрия Идрисова съездның шигаре итеп Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын” дигән фикер юкка гына алынмавын билгели. Гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү күпчелектә хатын-кыз җилкәсендә булуын ассызыклый ул.

Съездга җыелган гүзәл затларга үзенең сәламләү сүзен Татарстан Президенты да юллаган. Аны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

– Хөрмәтле ханымнарыбыз һәм туташларыбыз, мөхтәрәм кунаклар. Татарстан башкаласы Казаныбызда Татар хатын-кызларының II Бөтендөнья съездында катнашучы халкыбызның асыл затларын чын күңелдән сәламлим. Бу олы форум Татарстан Республикасы үзенең 100 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә әзерләнгән вакытта үтә. Бер гасырлык тарихи чор татар хатын-кызлары өчен зур мөмкинлекләр ачты. Бүген сез икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында фидакарь хезмәт куясыз, зур нәтиҗәләргә ирешәсез. Хатын-кызларыбыз роле гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур. Сез милли тәрбия нигезләрен саклап, яңа буынга тапшыручылар. Халкыбызга хас булган миһербанлык, хезмәт сөючәнлек, күңел матурлыгы кебек матур сыйфатларны балаларыгызга, оныкларыгызга сеңдерәсез. Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында яшьләребездә милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны тапшыруда һәм телебезне саклауда сезнең өлешегез зур, – дип Рөстәм Миңнеханов съезд эшенең нәтиҗәле узуын һәм файдалы фикерләргә, карарларга бай булуын теләгән.

Васил Шәйхразиев исә үз исеменнән съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, ханымнарны һәм туташларны Казанда зур сөенеч белән кабул итүен әйтте. Бу съездга иң-иңнәр, иң затлылар, иң лаеклалар җыелуын билгеләп узды ул.

– Әгәр дә безнең хатын-кызларыбыз затлы, милли җанлы булса, гаиләләребез дә тәртипле булыр. Тәртипле гаилә булганда, ил дә көчле булыр. Без, ирләр һәрчак сезнең янәшәгездә булырбыз. Без алда барырга тырышсак та, Сез кайчак бездән алда да барасыз. Алай да, болай да ярый. Галәдә бәхет кенә булсын,  – дип бердәм булып милләтебез киләчәге өчен эшләргә чакырды Васил Шәйхразиев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*