tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Татарстанстат вәкиле белән очрашу узды
Татар конгрессында Татарстанстат вәкиле белән очрашу узды

Татар конгрессында Татарстанстат вәкиле белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында  Татарстанстат оешмасы җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова белән киләчәк Халык санын алу буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында Ольга Краснова халык санын алуның төп үзенчәлекләре, шул исәптән цифралы форматта узуы турында, мобиль кушымтаның эшләү принциплары һәм gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша җанисәп үтә алу мөмкинлекләре хакында сөйләде. Аерым басым җанисәп бланкларның сорауларына ясалды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасарлары, шулай ук комитет җитәкчеләре катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*