tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2019” Халыкара конкурсының җиңүчесе – Үзбәкстан кызы Лилия Камилова
“Татар кызы-2019” Халыкара конкурсының җиңүчесе  – Үзбәкстан кызы Лилия Камилова

“Татар кызы-2019” Халыкара конкурсының җиңүчесе – Үзбәкстан кызы Лилия Камилова

Лилия Камилова “Татар кызы-2019” горур исемен йөртәчәк. 14 финалист кыз арасыннан жюри әгъзалары Үзбәкстан Республикасын тәкъдим иткән кызны иң-иңе дип таныды. Җиңүче исемен тамашачыларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев игълан итте.  Киләсе елда халыкара бәйгенең төп финалы Үзбәкстанда үтәчәк.

Васил Шәйхразиев:

«Татар кызы» бәйгесенең финалын күршеләребездә үткәрү безнең өчен мөһим вакыйга. Удмуртия Республикасында күп кенә татарларыбыз яши, алар оешмаларга берләшеп, милләтне саклап калу өчен эшлиләр. Без бик зур рәхмәтебезне Удмуртия Республикасы хөкүмәтенә әйтәбез. Әгәр дә шушындый ярдәм булмаса, финалны ныклап әзерләнеп, халкыбызны җыеп, дөнья күләмендә бу бәйгене үткәреп булмас иде. Ашаган белми, тураган белә, ди татар халкы. Оештыручылар кызларга гел ярдәм итеп тордылар. Кызлар барысы да җиңүгә лаек»

Удмуртия Республикасында узган быелгы финал тамашасы чын миллилек тантанасы булды. Зал тутырып килгән халык татар кызларының гүзәллегенә, зирәклегенә, сәләтлелегенә таң калды. Жюрига да җиңүчене сайлау җиңел бирелмәгәндер. Гран-при иясе бары берәү генә булса да, барлык кызлар аерым бер номинациядә җиңү яулады:

  • Иң максатчан кыз – Миләүшә ШӘЕХОВА, Свердловск өлкәсе
  • Иң ялкынлы кыз – Юлия ФӘТКУЛЛИНА, Швеция
  • Иң эчкерсез кыз – Алия ӘХМӘТОВА, Татарстан
  • Иң моңлы кыз – Эльнара НАХИЕВА, Пермь крае
  • Иң нәзакәтле кыз – Альбина УЛЬБАЕВА, Чиләбе өлкәсе
  • Иң сөйкемле кыз – Дилия ХАРИСОВА, Удмуртия Республикасы
  • Иң сәләтле кыз –Айсылу МИРХАФИЗХАН, Мәскәү
  • Иң тырыш кыз – Камилә КАЛИЕВА, Әстерхан өлкәсе
  • Иң зирәк кыз– Динә АФИЕТУЛЛОВА, Ульяновск өлкәсе
  • Иң серле кыз – Лилия КУШТАНОВА, Ленинград өлкәсе
  • Тәвәккәл кыз – Милана САЙДАЕВА, Кыргызстан
  • Иң гүзәл кыз – Лилия КАМИЛОВА, Үзбәкстан
  • Иң назлы кыз – Александра СОЛОВЬЕВА, Карелия Республикасы
  • Иң уңган кыз – Илсөяр ГОМӘРОВА, Оренбург өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*