tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәгарифе үсештәме?
Татар мәгарифе үсештәме?

Татар мәгарифе үсештәме?

Туган тел ул. 
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.

Дәрдмәнд.

Һәр елның 21 февра­лен­дә Халыкара туган тел көне билгеләнә. Ул дөньядагы туган телләр­не, аеруча азсанлы халык­ларның телләрен тануга, үстерүгә булышлык итү максатыннан ЮНЕС­КО Генераль конферен­ция­се тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бу көн Русиядә, шул исәп­тән Башкортстанда да ел саен бил­геләнеп килә. Мәктәпләрдә, барлык уку йортларында төрле чаралар уза. Без әлеге көн уңаен­нан республикада татар телен укыту торышы буенча берничә белгечнең фи­керләрен белештек.

Башкортстан Мәга­риф­не үстерү институ­тының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы мө­дире, филология фән­нәре кандидаты Зәкия Габитова:
– Бүген Башкортстанда 3762 туган тел укытучысы эшли. Шуларның 668е татар теле һәм әдә­бия­тын­нан белем бирә. Һәр өч ел саен алар бездә белем­нәрен камилләштерә. Элек һәр биш ел саен укыта идек. Ел укытучысы бәй­гесендә дә күпләп катнашалар. Быел 23 кеше конкурста катнашырга теләк белдерде.

Билгеле булуынча, мә­га­рифтәге үзгәрешләргә ярашлы, төбәк компоненты бетерелгән иде. Ләкин милли телләр укыту стандарты бар. Аңа ярашлы, туган тел калган фәннәр кебек үк мотлак укытыла торган булып исәпләнә. Бу яклап ул төбәк компонентыннан өс­тен­рәк тә тора. Яңа тәртип­ләр буенча укыту стандартын сайлау мәктәп җитәкче­легеннән тора. Монда төп авырлык – ата-аналарның туган телгә битараф каравы. Алар балаларын туган тел урыс теле булган сыйныфларга бирергә тырыша, чөнки алда Бердәм дәүләт имтиханы көтә.

Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина:

– Мәгариф министрлыгыннан алынган саннарга караганда, республикада 118 мең татар баласы бе­лем ала. Шуларның 50 меңнән азрагы, ягъни 42 проценты теге яки бу дәрә­җәдә туган телдә укый. Тө-гәлрәк әйткәндә, 4635 бала татар телендә укыса, 45033 бала туган телен фән буларак өйрәнә. Әгәр 1997 елда республикада татар телендә уку 1127 мәк­тәптә оештырылса, бүген алар­ның саны 628гә калган. Соңгы егерме елда татар телен өйрәнүче мәк­тәпәр 500гә кимегән.

Уфаның 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов:

– Без Башкортстандагы иң зур татар гимназиясе. Мәктәптә 1219 бала белем ала, 47 сыйныф эшли. Беренче сыйныфлар – алты, аларда 167 бала укый. Ләкин алар барысы да татар балалары түгел. Дүрт сыйныф – татар, калган икесе урыс сыйныфлары. Моның сәбәбе гади – без мәктәп урнашкан төбәктә яшәүчеләрне кабул итәргә тиеш. Шуңа башка милләт балалары да килә. Дөрес, Уфаның башка төбәклә­реннән килгән татар балаларын да борып җибәрә алмыйбыз. Ләкин күпчелек ата-аналар балаларын үз­ләре яшәгән урындагы мәктәпләргә бирергә тырыша. Мәктәптә татар теле барлык сыйныфларда да укытыла. Дөрес, башка милләт балалары җиңел программа буенча белем ала. Бүген ата-аналар иң беренче чиратта мәктәп­нең милли­легенә карамый, алар өчен укыту сыйфаты мөһим. Безнең мәктәптә бик көчле укытучылар белем бирә. Күрсәткечлә­ре­без югары. Шуңа төбәктәге халык балаларын теләп безгә китерә. Инде беренче сыйныфка әзерлек төр­кеменә 125 бала язылды.

Уфаның 65нче татар гимназиясе директоры Анфиса Галимҗанова:

– Бүген гимназиядә 502 бала укый, шуларның 65 проценты татарлар. Аларга 34 укытучы белем бирә. Татар теле һәм әдәбияты атнасына өч сәгать керә, X- XI сыйныфларда – ике сәгать. Китапларны кайтартып торабыз. Булган проблемалар чишелеп тора. Татар теленнән белем бирүче өч укытучыбыз да үз һөнәр­ләренең осталары. Аларның укучылары Уфада һәм Казанда узган чараларда җинүче урыннарны алып киләләр.

Бәләбәй татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов:

– Безнең уку йорты 1995 елда татар гимна­зия­ләре арасында иң беренче булып оешкан иде. Гимназия сәнгать юнәле­шендә белем бирә. Бүген бездә 280 бала белем ала. Мәктәп каршында балалар бакчасы эшли. Анда ике төркем булдырылган. Бакчага өч яшьтән өлкәнрәк булган 42 бала йөри. Яшьләре җит­кәч укуларын гимназиядә дәвам итәләр. Гим­назиягә укырга килергә теләүчеләр күп. Бинабыз зур булмау сәбәпле, аларны сайлап алабыз. Югары уку йортларына керүчеләр саны буенча без шәһәрдә алдынгы урында. Татар теле һәм әдәбияты атнага өч сәгать укытыла.

Октябрьский шәһә­ре­нең 11нче татар гимназиясе директоры Рөстәм Нә­фыйков:

– Октябрьский шәһәре­нең 11нче татар гимназия­сендә 301 бала укый. Алар­га 22 укытучы белем бирә, шуларның 15е югары кате­гориягә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре I-IX сыйныфларда атнасына – 3 сәгать, X-XI сыйныфларда 1 сәгать укытыла. Мәк­тәбебез бай тарихлы. Ул 1924 елда ачыл­ган, гимназия статусына 2007 елда ия булдык. 2008 елда Русиядәге иң яхшы мәктәп­ләр бәйгесендә җи­ңеп, 1 миллион грант алдык. Белем бирүгә кил­гәндә, уку­чыларыбыз 10 ел рәттән республика кү­ләмен­дә үт­кәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларында җиңүгә һәм югары урыннар алуга ирешә. Проблемалар да бар. Яңа стандартлар буенча дәреслекләр җитешми. Балалар бакчаларында татар телен, халкыбызның милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәт­­ләрен өйрәнүнең тиешле дәрәҗәдә булмавы да зур проблема тудыра.

Мөнир Вафин, “Кызыл таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*