tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште

Бу минутларда 13 сентябрь көнне сайлауда 83,28 процент тавыш җыйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасы бара. Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште.

Тантаналы утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. «Бүген ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга. Беренчә идарә органнары — ТатЦИК һәм Совнарком сайланганнан соң 100 ел, президентлык институтын кертүгә өч дистә ел узгач, Татарстанда чираттагы тапкыр бөтенхалык Президент сайлаулары узды», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда халыкның катнашу күрсәткече 78,8 процент булганын, халыкның күпчелеге — 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргәнен искәртте. «Рөстәм Нургалиевичның алдагы ун еллык президентлык чорын „үсеш декадасы“ итеп билгеләргә була», — диде ул.

Марш тавышына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары, РФ һәм ТР Конституцияләре, Президент штандарты чыкты. Залга Рөстәм Миңнеханов керде.

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*