tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Казахстан татар милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Республикасы Президенты Казахстан татар милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Казахстан татар милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән очрашты

Милләттәшләребез белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасында. Бай эчтәлекле эшлекле сәфәр кысаларында ул Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәрендә Казахстанның милли-мәдәни татар оешмалары делегацияләре белән очрашты. Очрашуда Астана, Алматы, Актүбә, Кызылорда, Талдыкорган, Караганда, Уральск кебек шәһәрләрнең татар берлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов, Көнбатыш-казахстан өлкәсенең татар мәдәни үзәге рәисе Флера Миликеева, Астана шәһәренең “Дуслык” мәгариф үзәге җитәкчесе, “Ак калфак” республика хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Я.Низаметдинова, Татарстан Республикасы халык шагыйре, Казахстан Республикасының мактулы сәнгать эшлеклесе, Казахстан татар һәм башкорт конгрессы идарәсе әгъзасы Камил Муллашев чыгыш ясады.

Тәүфикъ Кәримов үз чыгышында Татарстан Президентына Казахстанда яшәүче татарлар исеменнән игътибар һәм төрле яклап күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Очрашу вакытында Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Татарстаннан килгән делегация әгъзаларына “Астанада татар мәдәнияте һәм бизнесы” проектын тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*