tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда яңа мәчет ачылды
Тубылда яңа мәчет ачылды

Тубылда яңа мәчет ачылды

14 ноябрьдә Тубыл шәһәрендә  яңа мәчет ачу тантанасы булып үтте. Шәһәрнең уникенче микрорайонында урнашкан, кызыл кирпечтән салынган яңа мәчет манарасы  нур чәчеп, ямь биреп күптән балкып торса да, ишекләрен җомга көненә туры китереп ачтылар. Шатлыклы яңалык–мәчет ачу тантанасы зур дини вакыйга булып узды. Гыйбадәт  йортының ачылуында  шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Мазур, шәһәр дума рәисе Николай Зольников, Төмән өлкә милләтләр комитеты рәисе Евгений Воробьев, Россииянең Азия өлеше мөселманнары Диния идарәсенең  баш мөфтие  Нәфигулла Аширов, Татарстан мөфтие  Камил Сәмигуллин, ТОбольск меч 2Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния идарәсенең Төмәндәге казыяте җитәкчесе Фатыйх Гарифуллин, Стамбулдан килгән мөфтий Җәмәлетдин, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән  дин әһелләре, хакимият вәкилләре, кунаклар  катнаштылар.  Шәһәр дини оешмасының имам –хатибы  Ибраһим Сухов яңа мәчетне төзүдә  матди ярдәм күрсәткән губернатор Владимир Якушевка, шәһәр башлыгы Владимир Мазурга, иганәчеләргә рәхмәтләр юллап,  садака бирүче тубыллыларны җылы сүзләр белән искә алды. Евгений Воробьев игелекле традицияләрне саклап, бердәмлек, иминлек теләде.Ул мәчетне салуда бөтен көчен куйган Ибраһим хәзрәткә губернатор Владимир Якушевның котлауларын һәм Төмән өлкә символын тапшырды. Нәфигулла Аширов әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлап, чыгышында мәчет һәрвакыт мөселманнар белән тулып торуын, тубыллыларга рухи дөньяларын баетуларын теләде. Аның күңелләргә үтеп керерлек, татар телендә  сөйләгән вәгазе беркемне битараф калдырмады.  Шәһәр халкының шатлыгын уртаклашырга килгән әби-бабайларның теләкләре уртак булды: ”Аллаһы йорты кешеләргә бәрәкәт, иман байлыгы алып килсен. Мәчет тубыллыларны изге эшләргә һәм гамәлләргә дәшеп торсын”, -дип дога кылдылар алар. Олысы –кечесе  мәчеткә  изге ниятләр, теләкләр белән килгән иде.

Тобольск меч 3800 кешегә исәпләнгән, барлык ислам кануннарын саклап төзелгән яңа мәчеттә намаз укый  торган ике зал- ирләр өчен, бер зал –хатын-кызлар өчен, административ бүлмәләр дә бар. Мәчет алды да каралган, асфальт җәелгән. Күркәм, җыйнак, матур, барлык замана таләпләренә дә туры китереп төзелгән яңа мәчет бинасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Җитәкчеләрнең дә, эшләүчеләрнең дә бөтен күңелләрен биреп төзелеш эшләрен башкарганнарын күрде чарага килгән мөселман халкы. ”Шәһәрнең тау өстендә яшәүче дин кардәшләребез өчен  мәчет ачылуы уңайлы. Өлкән яшьтәге әби-бабайларга аскы торага бару җиңел түгел иде. Архитектура һәйкәл булып саналган  борыңгы мәчетебез шәһәрнең тау асты өлешендә урнашкан. Бу микрорайоннарда да күмәкләшеп татарлар яши. Хәзер шәһәрдә –эшләгән ике мәчеттә дә  дини гамәлләрне, үз вазифаларын, гореф-гадәт йолаларыбызны үтәячәкләр”, -дип аңлатты шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов.

Шәһәрнең 12 микрорайонында урнашкан  яңа мәчет ачылуы  шәһәр кешеләре һәм читтән килгән кунаклар өчен дә зур, шатлыклы бәйрәм булып үтте. Мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән  архитектура корылмасы шәһәргә килгән  туристларны да кызыксындырырлык. Киләчәктә бу комплекс киңәйтелә, мәчет янәшәсендә мәдәрәсә, милли кибет, кафе төзү дә планга кертелгән.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*