tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урал  татарлары” конгрессына яңа рәис сайланды
“Урал  татарлары” конгрессына яңа рәис сайланды

“Урал  татарлары” конгрессына яңа рәис сайланды

Бүген Татарстан республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Сведловск өлкәсе татарлары “Урал  татарлары”конгрессының хисап-сайлау җыелышында катнашты. Чара Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында узды. Җыелышта 24 муниципаль берәмлектән 45 делегат һәм  15 шәрәфле кунак катнашты. Бу Урал татарлары конгрессының  дүртенче җыелышы. Бүгенге утырышта яңа идарә, яңа рәис, хисап, мандат, редакцияләү комиссияләре, сәркатипләр сайланды.

Утыршны сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов ачып җибәрде.

“Урал татарлары”  төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Фавия Сафиуллина җирле татар оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды. Киләсе елда Свердловск өлкәсенең “Урал татарлары” конгрессы оештырылып рәсми рәвештә теркәлүгә 10 ел тула. Әлеге вакыт эчендә оешма тарафыннан ел да уздырыла торган чаралар: Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә “Татар ашлары көннәре”, Урал сандугачы фестивале, Тере классика бәйгесе, татар китаплары булган китапханәләр арасында бәйге, Сабан туйлары, Татарстан көнен уздыру уздыру кебек бәйрәмнәр гөрләп уза. Күптән түгел “Шома бас “исемле төбәкара бию бәйгесе үтә башлаган. Быел “Татарча диктант” акциясендә әлеге якларда яшәүче 106 кеше катнашкан, 16 ноябрь көнне Казанда узачак “Татар кызы – 2018” бәйгесе финалында Альмира Таҗетдинова Урал яклары данын яклаячак. Безнең ирешелгән уңышлар ул бу залда утыручы һәрберебезнең эш нәтиҗәсе, дип белдерде “Урал татарлары”  төбәк иҗтимагый оешмасыидарәсе рәисе урынбасары.

  • Барлык ресурсларыбызны берләштереп, милләтне саклап калуга юнәлтик! Без горур, көчле халык! Урал татарлары берләшегез!, – дип чыгышын тәмамлады Фавия Сафиуллина.

Сведловск өлкәсендә милли мәгарифнең торышы турында Татарстан Республикасының даими вәкиллеге белгече  Динария Алетдинова сөйләп узды. Аның чыгышындагы мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә әлеге төбәктә 18 этномәдәни мәктәп исәпләнә, 16 балалар бакчасында татар теле түгәрәге эшли. Быел төрле бәйгеләрдә актив катнашкан 27 бала Татарстанда сәламәтләндерү лагеренда ял иткән.

Балалар өчен милли бәйгеләр, бәйрәмнәр, педагоглар өчен семинарлар оештырыла, 14 директор 12 мөгаллим Татарстанда белемнәрен арттырган.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге чыгышны җөпләп, читтә яшәүче милләттәшләребезгә өлкәнең күпләп яшәгән районнарында туган телне өйрәнү буенча лагерьлар оештыру мөмкинлекләрен уйларга, балаларның җәйге ялын шундый урыннарда оештырыга кирәклеген билгеләп  үтте, кадрлар мәсьәләсен Татарстан белән бергә хәл итү мөмкинлеге барлыгын искәртте.

Җыелышта чыгыш ясаган Илдус Хуҗин конгрессның эшчәнлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Укытучы булмау сәбәпле, татар теле дәресләренең факультативка калуын борчылып сөйләде. Ә Розалия Синцова исә Төньяк округтагы татар иҗтимагый оешмаларының эш тәҗрибәсе белән таныштырып үтте.

1932 елда Муса Җәлил Серов шәһәрендә булган. Шул уңайдан Серов шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәле ачу, әдип исемен биредә мәңгеләштерү йөзеннән урамын булдыру, мәктәпкә Җәлил исемен бирү фикерен Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хуплап чыкты.

Җыелыш ахырында Свердловск өлкәсе татарларының “Урал татарлары” конгрессы идарәсе, шул исәптән, сигез яшь буын вәкиле дә  сайлап куелды. Идарә рәисе итеп Ринат Әскәров сайланды. Рәис урынбасары вазифаларына – Фавия Сафиуллина, Башкарма директор итеп Рифат Йосыпов тәкъдим ителде. Кандидатураларны халык бертавыштан яклап чыкты.

“Урал татарлары” конгрессының яңа рәисе Ринат Әскәров үз алдында 5 эш юнәлешен билгеләп, рухият, мәгариф өлкәсендә, яшьләр белән эшләү, берләшүне максат итеп күрүен әйтте.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында җирле татар оешмаларын берләшеп уртак максатларга ирешергә чакырды. Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*