tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда 110 урынлы тагын бер татар балалар бакчасы ачылды
Урмайда 110 урынлы тагын бер татар балалар бакчасы ачылды

Урмайда 110 урынлы тагын бер татар балалар бакчасы ачылды

Ел күләмендә  Русиядә генә йөзләгән авыллар югалып барган чорда, Чувашиянең 3200 кеше яшәгән Урмай авылында, икенче 110 урынлы балалар бакчасы ачылды. 1986 нчы елны 130 балага беренче балалар бакчасы төзелгән иде, бик матур гына татар балаларын тәрбияләп килде. Күп балага балалар бакчасына урыннар җитмәү сәбәпле, дәүләт программасы белән Урмайда яңасы төзелде.

Чувашиянең зур татар авыллары Шыгырдан, Урмай, Тукай , Татар Сыгыты авылларында демография бик әйбәт, авылларда үлемнән яңа туучы балалар саны өстә, хәер, андый хәлләр Чувашиядә, Татарстанда да бик сирәк. Быел Урмай авылы мәктәбенә, бер Урмайдан гына 42 татар баласы , Комсомол район мәктәбләренә унлап бала беренче сыйныфка укырга керде.

110 бала өчен ясалган Урмай авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасы “Демография” милли программасының «Хатын-кызларга – өч яшькәчә җиткән балаларга мәктәпкәчә гомуми тәрбия бирү” төбәкара проекты белән эшләнелде. Аның өчен дәүләттән 93 млн сум акча бүленеп бирелде. Балалар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган , замана балалар бакчасы итеп, бөтен уңайлыклар белән төзелде. Төзүчеләредә үзебезнекеләр – Батыр районыннан “Булат” төзү оешмасы, җитәкчесе Ринат Абдулвалеев.

Билгеле, рәхмәт хөкүмәткә, шушындый перспективалы авылга игътибарны бирә. Тагын да рәхмәт Урмай авылы халкына, шушы авылда төпләнеп, читкә китмичә бәхетен шушында күреп яшәүләренә. Әлеге байлык күрше Тукай, Чичкан татар авылларына да җитәчәк. Үз авылларындагы балалар бакчасына сыймаган балаларны Урмай “Ләйсән” балалар бакчасына билгеләп була, йөрү өчен авылларның арасы 2-4 км гына булуы да бик уңай.

Ачылу тантанасында Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Комсомол район хакимият башлыгы Александр Осипов, Комсомол район башлыгы Хасиятулла Хидиятуллин,Урмай поселениясе башлыгы Минзаһит Зәйнуллин, тагын Чабаксар, күрше районнардан, авыллардан бик күп кунаклар катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын “Ләйсән” балалар бакчасын 30 елга якын җитәкләгән Наилә Миннәтуллинага һәм озак еллар балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкаручы Гүзәлия Минаҗетдиновага тапшырылды. Гомумән, бүләкләүчеләр исемлегендә Бөтендөнъя татар конгрессы һәм Федераль милли-мәдәни мохтарияте дә бар. Бүләкләр исемлегендә татар балалары өчен китаплар, методик әсбаплар, милли уенчыклар , барысы да бик кирәк, Алланың рәхмәте яусын!

Фәрит Гыйбатдинов

Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*