tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ижауга килде
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ижауга килде

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ижауга килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә килеп җитте. Татарстан кунагын Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Удмуртия Республикасы төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин каршы алды.

Хәзерге минутларда  Васил Шәйхразиевка “Спартак” халык иҗаты йортын күрсәтәләр. Биредә бүгенге көндә төрле милләтләр иҗади һәм фольклор коллективлары шөгыльләнә, шулай ук балалар, яшьләр һәм ветераннарның бию түгәрәкләре эшли.

Узган елда Удмуртия Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау буенча агентлык боерыгы белән 1939 елда төзелгән элеккеге “Спартак” кинотеатры бинасы  мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Хәзерге вакытта бу бинага капиталь төзекләндерү таләп ителә.  Ремонтка чыгымнар суммасы 20-30 миллион сум дип бәяләнә.

Ремонттан соң татар иҗтимагый оешмалары “Спартак” халык иҗаты йортының исемен “Татар мәдәнияте үзәге” дип үзгәртү тәкъдиме белән чыга.

Васил Шәйхразиев сәфәре программасы кысаларында шулай ук Г.Тукай исемендәге 6 нчы номерлы гимназия, Удмуртия республикасының социаль-педагогика көллиятендә булу һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов белән дә очрашу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*