tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Татар яшьләре форумы делегатларына: Сез шушы берничә көн эчендә үзегезне күрсәтергә, фикерләрегезне җиткерергә тиешсез
Васил Шәйхразиев Татар яшьләре форумы делегатларына: Сез шушы берничә көн эчендә үзегезне күрсәтергә, фикерләрегезне җиткерергә тиешсез

Васил Шәйхразиев Татар яшьләре форумы делегатларына: Сез шушы берничә көн эчендә үзегезне күрсәтергә, фикерләрегезне җиткерергә тиешсез

Калфаклы, милли бизәкле киемнәр кигән кызлар, түбәтәйле егетләр бүген мәркәзебез Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында җыелды. Болар барысы да – Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашучылары – Җир шарының төрле почмакларыннан җыелган 1000гә якын делегат.

Бүген биредә 1 августта башланып киткән форумның төп өлеше – пленар утырыш уза. Форумның төп максатлары танышу, берләшү, проектлар белән эшләү, тәҗрибә уртаклашу, татар яшьләрененең 2050 елга кадәр юнәлешен билгеләү, дип әйтелде пленар утырыш ачылышында. Шуңа да бүгенге чара да киләчәк турында.

Бөтен дөньядан җыелган яшьләргә үгет-нәсихәт сүзләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

Иң беренче итеп Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде.

  • Татар яшьләре форумын үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы форум дөньяда, илебездә һәм республикабызда зур үзгәрешләр бару шартларында уза. Милли үсешкә сизелерлек йогынты ясаучы глобальләшү процесслары җитди борчу тудыра. Бу нисбәттән татар телен, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны, гореф-гадәтләрне һәм күп гасырлык күркәм традицияләребезне саклап калу һәм үстерү мәсьәләләре тагын да актуальләшә. Ерак перспективага юнәлешле бурычларны хәл итү, әлбәттә, сезгә, яшь буынга йөкләнә. Белем туплаган, нык ихтыярлы, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәм киләчәккә карап эш йөртүче өметле егет-кызларыбыз, сез, тормышыбызны яхшыртырга сәләтле…., – дип яңгыратты Президент сүзләрен Васил Шәйхразиев.

Үз исеменнән ясалган чыгышта исә, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе яшьләргә зур өмет-ышанычлар баглануы турында кат-кат кабатлады.

  • Мәркәзебез Казанда күп кенә чаралар үтә. Монда төрле форматлар була – галим-галимәләр, дин әһелләре, җитәкчеләр килә. Татарстан яшьләр белән дә ныклап эшли һәм Россия күләмендә бу өлкәдә лидер булып тора. Бүгенге форум да шул эшнең нәтиҗәсе булып тора. Бүген биредә 60ка якын өлкәдән, 25 илдән татар милләтеннән булган егетләр һәм кызлар җыелды. Төрле төбәкләрдән булсак та телебез безне бергә җыя, – дип билгеләп узды Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев “Проектлар аллеясен”дә тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, бу проектлар яшьләрнең хыяллары гына түгел, инде тормышка ашырылган проектлар. Аларның барысы да кызыклы һәм үзенчәлекле. Шулай ук ул интернет мөмкинлекләре киң, дөньяның төрле почмакларында берләшеп төрле проектларны тормышка ашырырга мөмкин булуын билгеләде.

  • Без дөнья күләмендә таралып 10 миллионлап татар яшибез. Син кайда гына тусаң, яшәсәң дә, синең күңелеңдә татарлык булырга тиеш. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез әйткәнчә, бөтен өмет яшьләрдә. Монда җыелганнарга карап торышка уртача 23-24 яшь. Иң матур вакытларыгыз бу. Сез монда, Казанда “казанда кебек кайнап”, шушы өч-дүрт көн эчендә мәгълүмати дулкын тудырырга тиешсез, үзегезне күрсәтергә, төп фикерләрегезне җиткерергә тиешсез, – дип Форум делегатларына багланган өметләре белән уртаклашты Васил Шәйхразиев.

“Яшьләр алар шәмнәр кебек, без бер-беребезнең күзләрне яндырырга тиешбез, хыялланып кына түгел, рухланып, горурланып, иртәгә тагын кайтасы килеп китәрлек булсын”, дип Форум эшенә уңышлар теләде Татарстан премьер-министры урынбасары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*