tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Владивостокта: яз көне биредә беренче мәчет төзелеше башланачак
Васил Шәйхразиев Владивостокта: яз көне биредә беренче мәчет төзелеше башланачак

Васил Шәйхразиев Владивостокта: яз көне биредә беренче мәчет төзелеше башланачак

Бу көннәрдә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Владивосток шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Бүген Татарстан делегациясе Приморьеның губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко белән очрашу уздырды. Сөйләшүнең төп темасы – Владивостокта мәчет төзү.

Владивостокта Улисс бухтасы ярында мәчет төзелеше 2018 елның язында башланырга тиеш. Васил Шәйхразиев булачак мәчетнең беренче ташы инде 2012 елда салынуын искәртеп узды.

“Чара Федераль Сабантуйны бәйрәм итүгә туры китерелгән иде. Тантаналы беренче таш салуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье мөселман вәкилләре катнашты”, – дип билгеләп узды ул.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары бу вакыт эчендә җир кишәрлеген теркәү мәсьәләсе хәл ителгән, булачак мәчетнең проекты әзерләнеп килештерелгән, шулай ук барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән. Моннан тыш, Владивостокта һәм бөтен Приморье краенда беренче мөселман гыйбадәтханәсе булачак мәчет проектын 2015 елда шәһәр төзелеше советы хуплаган.

“Хәзер төзелешкә Владивосток администрациясе рөхсәтен көтәбез һәм аннары эшкә керешәчәкбез. Беренчел исәпләүләр буенча, мәчет төзелеше 100 миллион сумга төшәчәк, таләп ителгән акчалар бездә бар”, – дип ачыклык кертте Васил Шәйхразиев. Мәчетне ТАССР барлыкка килүнең 100 елллыгына, 2020 елның маена туры китереп ачарга ниятләнә.

Делегация вәкилләре төбәк башлыгына Приморьеда ышанычлы генподрядчы сайлауда ярдәм итү, һәм юл буенда автобуслар өчен өстәмә парковка урыннары булдыруда теләктәшлек күрсәтү үтенечен белдерде.

Андрей Тарасенко шәһәр төзелеше, транспорт һәм юл хуҗалыгы департаментларына, шулай ук Владивосток администрациясе вәкилләренә тиешле күрсәтмәләр бирде.

Төбәк башлыгы Приморье – ул күпмилләтле край, дип билгеләп узды. Бу чыннан да шулай, биредә 158 милләт вәкиле яши, аларның 100 меңнән артыгы – мөселманнар.

“Приморьеда төрле милләт вәкилләре яши һәм, мәдәниятләр һәм традицияләр төрлелегенә карамастан, без бер-беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга тиешбез. Мөселман диаспорасы вәкилләренең дә мечеткә йөрү мөмкинлеге туачагы мөһим”, – дип белдерде Губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Исегезгә төшерәбез, Россия төбәкләрендә яшәүче барлык милләтләрнең мәдәни кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекләрен  саклау – Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәләренең берсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*