tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган экспозиция ачылышында катнашты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган экспозиция ачылышында катнашты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган экспозиция ачылышында катнашты

Бүген Санкт-Петербургның Россия этнография музеенда яңа экспозиция ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Экспозиция Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынган уникаль экспонатлар махсус реставрацияләнгән залда урнашкан, анда ХХ гасыр башындагы архитектура элементлары торгызылган. Музей проекты архитекторы – Василий Свиньин.

Россия этнография музее коллекциясеннән иң яхшы артефактлар татар халкы тормышының төрле якларын чагылдырган күп кенә этнографик темаларны ача. Бишмәтләр, кайры туннар, күлмәкләр, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, савыт-саба һәм XIX-XX гасыр башы көнкүреш әйберләре – болар барысы да аерым залда тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Казан, Кострома, Касыйм татарлары, мишәрләр, керәшеннәрнең көнкүреше, мәдәнияте белән танышырга мөмкин.

Экспозиция даими эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*