tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венгриядә “Татар кызы” беренче Европа бәйгесе узды
Венгриядә “Татар кызы” беренче Европа бәйгесе узды

Венгриядә “Татар кызы” беренче Европа бәйгесе узды

Бүген Венгриядә, Будапештның Россия фән һәм мәдәният үзәгендә, беренче тапкыр “Татар кызы” Европа бәйгесе узды. Бу чара “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылды.

Конкурсның максаты:

  • Татар телен саклау, яшьләрдә һәм безнең тарихи Ватаннан бик нык еракта гомер итүче башка татарларда татар халкы тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны арттыру
  • Татар хатын-кызларының иң яхшы сыйфатларын ачу. Социаль рольләре күптөрлелегендә: кыз, ана, хатын, апа, дус, коллега – заманча хатын-кызның социаль статусын ныгыту
  • Гаилә кыйммәтләрен саклау, сәламәт яшәү рәвешенә тарту

Конкурста 7 илдән 8 кыз катнашты: ,

  • Литвадан – Кәримова Зиләрә,
  • Франциядән – Глимнурова Виалена,
  • Эстониядән – Гобәйдуллина Рузана,
  • Швециядән – Фаткуллина Юлия,
  • Австриядән – Фәррахова Альбина,
  • Болгариядән – Мөхәммәдова Әдилә,
  • Австриядән – Бәйрәмова Энҗе,
  • Англиядән – Хафизова Алинә.

Бәйгенең жюри рәисе итеп Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова билгеләнгән иде. Кызлар жюри алдында милли гореф-гадәтләребезне, йолаларны һәм татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтте.

“Татар кызы” бәйгесенә милли төсмерне Чаллының «Болгар» бию театры да кертте . Будапештта артистлар дөнья халыклары җырлары һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим итте. Шулай ук алар бәйгедә катнашучы кызларга сәхнәгә чыгуга әзерлектә булышты.

«Европа татар кызы»ның проект һәм сценарий авторы, куючы режиссер — якташыбыз, хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Айна Еремина-Зеттерлунд. Ул —  ана телен һәм милли мәдәниятебезне саклау, үстерү белән бәйле булган күп кенә чараларны оештыручы.

Чарада катнашкан Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Европада “Татар кызы” бәйгесен оештыручы һәм катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде, унышлар һәм конкурсның дәвамлы булуын теләде. Татарстан һәм Конгресс исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Ниһаять, нәтиҗәләр дә игълан ителде. “Тамашачылар күңелен яулаучы” номинациясендә җиңүче Энҗе Бәйрәмова булды.

Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге – көмеш беләзек “Татар телен ин яхшы белүче” номинациясе җиңүчесе Зиляра Кәримовага бирелде.

Вице-мисс исеменә Юлия Фәткуллина лаек дип табылды.

Иң соңыннан төп җиңүче исемен атадылар. Гран-при иясе Литвадан Зиләрә Кәримова булды.

Гран-при иясе, вице-мисс һәм тамашачылар күңелен яулаучы  Казанга ярымфиналга бару хокукына ия булды.

Шулай ук тамашачылар халык традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша, татар сувенирларын сатып ала алды. Моннан тыш Татарстан турында фотокүргәзмә дә эшләде. Аның оештыручысы –  Россиядә Венгриянең элеккеге илчесе, Казанда Венгриянең элеккеге консулы Ференц Контра.

«Европа татар кызы» проекты Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*