tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин очучы Дамир Йосыповка Россия Герое йолдызын тапшырды

Владимир Путин очучы Дамир Йосыповка Россия Герое йолдызын тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин 15 августта кукуруз басуына авария хәлендәге самолетны утырткан очучы Дамир Йосыповка Россия Герое йолдызын тапшырды.

«Без барыбыз да быел җәй аенда Мәскәү өлкәсендә Жуковский-Симферополь пассажир рейсын коткару тарихын хәтерлибез. Катлаулы аварияле хәлдә һава судносының барлык экипажы профессиональ, төгәл, бердәм эшләде, батырлык күрсәтте. Әмма төп роль – лайнер командиры Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзинныкы. Алар самолетны чиста кырда утырта алдылар һәм дистәләрчә гомерне саклап калдылар. Югары класслы очучылар хаклы рәвештә Россия Герое исеменә лаек булдылар», – диде Путин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*