tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда Татарстан көнен бәйрәм иттеләр
Үзбәкстанда Татарстан көнен бәйрәм иттеләр

Үзбәкстанда Татарстан көнен бәйрәм иттеләр

Бүген Үзбәкстанның Ташкент каласында , «Туркистон» сәнгать сараенда , Татарстан көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Тантаналы кичәдә Үзбәкстан Республикасының рәсми орган вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе, Үзбәкстанның милли-мәдәни үзәк вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗади интеллегенция һәм милләттәшләребез катнашты.

Сәламләү һәм котлау сүзләре белән Ташкент шәһәренең Татар иҗтмагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбуллин чыгыш ясады. Шулай ук Үзбәкстанда Россия вәкиллеге киңәшчесе Александр Суханов,  Үзбәкстан Республикасының мәдәният министры Бахтиёр Сайфуллаев иң җылы теләкләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Үзбәкстанда гомер итүче милләттәшләребезгә Татарстанннан кайнар сәламнәрне ирештерде. Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы элемтәләрнең ныклыгын билгеләде, җылы мөнәсәбәтләрнең алга таба да саклануын теләде.

Үзбәкстанда Татарстан көне уңаеннан уздырылган бәйрәмнең төп бизәге “Казан” бию ансамбле чыгышлары булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*