tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү бара
“Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү бара

“Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү бара

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең  IV – финал этабында катнашучыларның чыгышлары урнаштырылды.

Биредә бәйгенең “М.Җәлил шигырьләре татар телендә”, “М.Җәлил шигырьләре рус телендә”, “Яшь җәлилчеләр”, “Җәлил турында”, “М.Җәлил дөнья телләрендә” номинацияләрендә катнашучыларның видеочыгышлары урын алган. Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка “Халык мәхәббәте призы” тапшырылачак.

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең “Халык мәхәббәте призы”на лаек булачак җиңүчене билгеләү өчен түбәндәге сылтама аша 12 нче февраль 23.59 сәгатькә кадәр тавыш бирә аласыз.

ТАВЫШ БИРҮ

 

Муса Җәлил исемендәге халыкара бәйгенең финалы 13 февраль көнне Казан шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге бинасының “Тукай” клубында узачак.

Бәйгенең йомгаклау кичәсе 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтәчәк. Тантаналы кичә 2 өлештән тора: 1 өлеш — җиңүчеләрне бүләкләү, 2 өлеш — М. Җәлил тормышына багышланган театраль күренеш.

Шулай ук бәйгенең финалына үтүчеләр өчен мәдәни программа да каралган:

13 февральдә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова һәм М. Җәлил премиясе ияләре белән очрашу көтелә;

15 февральдә бәйге җиңүчеләре М. Җәлил һәйкәленә чәчәк салу һәм ТР Милли китапханәсендә Моабит дәфтәрләренең оригиналын халыкка күрсәтү чарасында катнашыр дип көтелә.

 

 

4 Комментарии

  1. “Җәлил укулары”на багышланган чараларда (13-15 февральдә) ирекле тыңлаучы булып катнашырга ярыймы? Финалга чыккан балаларны әзерләүче педагоглар да чакырылачакмы анда?

    • Оргкомитет

      Әлбәттә, 13 февраль көнне сәгать 14.00 дә язучылар берлеге Тукай клубында бәйгенең 4 этабын (финалын) тамашачы буларак килеп карый аласыз.

      Шулай ук 14 февральдә сәгать 18.30 да, К.Тинчурин театры бинасында бәйгенең йомгаклау кичәсендә сезне көтеп калабыз.

  2. Голназ

    Бу бэйгедэ балалар гына катнаша аламы?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*