tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ауразия Язучылар берлеге төрки илләр язучылары арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәя конкурсы игълан итте
Ауразия Язучылар берлеге төрки илләр язучылары арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәя конкурсы игълан итте

Ауразия Язучылар берлеге төрки илләр язучылары арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәя конкурсы игълан итте

Евразия Язучылар Берлеге (Avrasya Yazarlar Birliği) тарафыннан һәр ел оештырыла торган бу бәйге быел бишенче мәртәбә уздырылачак.

Әлге ярышма барлык төрки телләрдә сөйләшүче илләрдә һәм өлкәләрдә үткәреләчәк.

Һәр өлкә үз эчендә иң яхшы хикәяәне билгелиячәк һәм 1 урынны алган хикәяләр төрек теленә тәрҗемә ителеп, халыкара жюрига җибәрелә. Халыкара жюри җиңүчеләрне ачыклаганнан соң, 1,2,3,4 урыннарга лаек булучыларга бүләкләр тапшырачак.

Ярышмага җибәргән хикәя темасы чикләнмәгән, моңа кадәр бүләкләнмәгән һәм басылмаган булырга тиеш. Бәйгедә сүз саны 1000 – 10000 булган әсәрләр катнаша ала.  Әсәрләр 12 кегельдә, ворд форматында, аерым дискта һәм 6 нөсхәдә тапшырыла.

Хикәяләр ябык тәртиптә, авторы күрсәтелмичә, бары тик девиз куелып тәкъдим ителә. Автор турында тулы белешмә (исем-фамилиясе, паспорт мәгълүматлары, тәрҗемәи хәле һәм бер фоторәсеме) аерым конвертта тапшырыла. Конвертлар, жюри әсәрләргә бәя биреп, җиңүчеләр ачыкланганнан соң гына, жюри әгъзалары алдында ачыла.

Хикәяләрне тапшыруның соңгы көне — 2018 елның 31 август. Урыннарны игълан итү көне — 2018 елның 30 сентябре. Декабрь аенда җиңүчеләр Анкарада бүләкләнәчәк.

Халыкара конкурста дүрт урын билгеләнәчәк. Дүртенче урын өчен кызыксындыру премиясе — 5000 TL, өченче урын өчен — 10 000 TL, икенче урын өчен -15 000 TL, беренче урын өчен — 20 000 TL премия тапшырылачак.

Әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә, Казан, 420012, Мөштәри урамы, 14, адресы буенча, шәхсән автор тарафыннан тапшырылырга яисә почта аша җибәрелергә тиеш.

http://idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*