enrutat
Баш бит / “Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгын билгеләп үтә

“Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгын билгеләп үтә

Агымдагы елда “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтә. 26-29 апрельдә Венгриядә, Будапешт шәһәрендә, моңа багышланган бер төркем чаралар узачак. Аларда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Бүген, 27 апрельдә, Будапештның Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе уза. Татарларда кабул ителгәнчә, биредә кунакларны чәк-чәк һәм җыр-бию белән каршы алдылар.

Конференцияне Россиянең  Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Сергеев ачып җибәрде.

Аннары Васил Шәйхразиев “Европа татарлары альянсы”ның 5 еллыгы уңаеннан сәламләү сүзләрен җиткерде.

Татарлар Европада инде 6 гасырдан артык поляк, литва, алман һәм башка милләтләр белән янәшә дус яшиләр. Ләкин әйтергә кирәк тарихи һәм мәдәни ватаннарыннан төрле шартлар нәтиҗәсендә күченеп киткән милләттәшләребез Европада яшәп тә үзенең милли һәм этник үзенчәлеген югалтмады. Ә киресенчә татарларның милли йөзен гомумевропа мәдәни мирасының бер өлеше буларак саклап калу өчен шактый гына адымнар ясадылар. Һичшиксез биредәге татарларның берләшүендә, чит мәдәният һәм чит мохит шартларында сакланып калуына ислам дине дә үз ролен уйнаган. Чөнки динебез тынычлыкны сөю, толерантлык, диннәрне һәм башка милләтләрне ихтирам итү кебек кыйммәтләрне алга сөрә, — дип билгеләде ул һәм “Европа татарлары альянсы» тарафыннан башкарылган эшләрнең гаять мөһим булуын ассызыклады.

Аннары ул Конгресс проектлары турында, Милли Шураның төп максатлары турында сөйләп үтте. Иң соңыннан конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.

Россиянең Венгриядәге вәкиллеге киңәшчесе В.Платонов  узенең сәламләвендә Россия-Венгрия арасындагы хезмәттәшлеккә басым ясады.

Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының сәламләү хатын тапшырды. Шулай ук ул «Татар кызы» конкурсы турында сөйләде. Беренче «Ауропа татар кызы» конкурсын оештыручыларга рәхмәт эйтте.

«Ауропа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясе рәисе Флүр Шәрипов узенең докладында Альянснын барлыкка килу тарихын, төп максатларын, 5 ел эчендәге проектлар, ирешелгэн унышлар, киләчәккә планнар турында сөйләде. 5 ел дәвамында һәрвакыт ярдәм күрсәткән өчен Татарстан хөкүмәтенә һәм Конгресска зур рәхмәтләрен житкерде.

Конференция бүген көне буе дәвам итәчәк. Аннары Ауропа татарлары альянсы идарәсе утырышы билгеләнгән. Кичен  исә чарага җыелган кунаклар танылган биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевның 80-еллыгына багышланган кичәдә катнашачак. Аны “Свой почерк” кино компаниясе директоры Әлфия Чеботарева үткәрә.

Искәртеп узабыз, “Ауропа татарлары альянсы” Европа Союзы илләре татар оешмалары иҗтимагый берләшмәсен булдыру мәсьәләсе 2011 елда күтәрелә башлады. Бу инициатива белән Клайпеда шәһәренең (Литва)  “Нур” татар оешмасы җитәкчесе Ф.Н. Шәрипов чыкты. Максаты – татар мәдәниятен яклау, саклау һәм үстерү, татар телен өйрәтү, Европа Союзы илләрендә Россия һәм Татарстан казанышларын тәкъдим итү, Европа Союзы илләрендә яшәгән милләттәшләр арасында контактлар булдыру.

2012 елда Клайпедада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы булды. Чарада Европа, Белорусия һәм Калининград өлкәсендәге 40ка якын татар оешмасы җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе Европа илләре татарларын берләштерү һәм Бөтендөнья татар конгрессы  структурасында мөстәкыйль оешма – “Ауропа татарлары альянсы» булдыру иде.

20-23 апрельдә 2013 елда Брюссельдә (Бельгиядә) Европарламент штаб-квартирасында Ауропа татарлары альянсының оештыру съезды узды. 2014 елда оешма рәсми теркәлү уза. Бүгенге көндә ул Европа берлегенең 18 иленнән 27 оешманы берләштерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*