tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ауропа татарлары альянсы” идарәсе утырышы узды
“Ауропа татарлары альянсы” идарәсе утырышы узды

“Ауропа татарлары альянсы” идарәсе утырышы узды

“Ауропа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтү кысаларындагы чаралар дәвам итә. “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясеннән соң “Ауропа татарлары альянсы” идарәсенең утырышы узды.  Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм карарлар кабул ителде:

  1. Альянс составына Франциянең Марсель шәһәрендэге “Перспектива” оешмасын кабул иттеләр:
  2. Чехиядә ачылачак Татар мәдәнияте үзәге белән Альянс арасында узара хезмәттәшлек турында килешү төзү турында карар кылдылар;
  3. Идарә әгьзалары бертавыштан Альянсның Конгресс составына керүе өчен тавыш бирде;
  4. 2019 елда Таллинда узачак Ауропа Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләшү булды;
  5. 2019 елда Альянсның 3нче съездын Австриянең Вена шәһәрендә үткәрергә карар кылдылар:
  6. “Ауропа Татар кызы” конкурсының логотип һәм нигезләмәсен расладылар.

Иң ахырдан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүләкләр тапшырды. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Милләттәшләр белән эшләү буенча департамент директоры урынбасары Андрей Ланчиковка истәлекле бүләк һәм түбәтәй тапшырылды, «Ауропа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясе рәисе Флүр Шәриповка истәлекле бүләк бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы медале белән Альянсның рәис урынбасары, Болгариянең “Идел” үзәге рәисе Альбина Вәлиева бүләкләнде. Венгриянең “Әлифба” татар оешмасы рәисе Рита Хәсәновага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр һәм оешмага китаплар, методик әсбаплар бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*