tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ауропа татарлары альянсы икенче съездын Парижда үткәрә
Ауропа татарлары альянсы икенче съездын Парижда үткәрә

Ауропа татарлары альянсы икенче съездын Парижда үткәрә

16-18 октябрьдә Ауропа татарлары альянсы икенче съездын үткәрә. Чара Парижда үтәчәк. Корылтайга 17 Европа иленнән дүрт дистәләп милләттәшебез катнашыр дип көтелә.

Съездта ике корылтай арасында эшләнгән эшләргә исәп-хисап тыңланыр, киләчәккә планнар барланыр, оешма уставындагы үзгәрешләр расланыр, яңа җитәкчелек сайланыр дип ниятләнә. Шулай ук бөтеневропа сабан туеның логотибы да төгаенләнергә тиеш.

Европада яшәүче милләттәшләребез тел саклау, көрәш белән шөгыльләнүне үстерү, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту темаларына да фикер алышмакчылар.

Съезд эшендә Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән РФ дипломатлары һәм Европарламент вәкиләре катнашачагы билгеле.

Европа татарлары җыелышы кысаларында РФ һәм Франция рәссамнары эшләре күргәзмәсе,  «Война непрощенных» фильмын төшерүчеләр белән очрашу һәм шул фильмны карау, Татарстан һәм Франция артистлары концерты үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*