tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Август уртасында “Бөек Болгар” фестивале үтәчәк
Август уртасында “Бөек Болгар” фестивале үтәчәк

Август уртасында “Бөек Болгар” фестивале үтәчәк

14-16 августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Бөек Болгар” исемле Бөтенроссия тарихи фестивале үтәчәк.великий булгар 1

Бу чарада Россия һәм халыкара тарихи реконструкция клублары катнаша.

Фестиваль мәйданчыклары гади тамашачылар өчен ачык, керү бушлай. Биредә урта гасыр дәүләтләре: Алтын Урда, Русь, Европа илләре сугышчылары киемендә һәм кораллары белән орыш шоу күрсәтеләчәк. Борынгы болгарлар тормышын тасвирлаучы тарихи лагерь дә эшләячәк. Кичләрен ут шоулары оештырылачак. Шулай ук ярминкәдә тарихи төсмердәге әйберләр, кул эшләре сатып алу мөмкинлеге булачак. Һөнәрчелек мастер-класслары да узачак.

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальгә бару өчен автобуслар булачак, кунып калырга теләүчеләр өчен палатка лагере эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*