tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Августта Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре программасы билгеле
Августта Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре программасы билгеле

Августта Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре программасы билгеле

2020 елның 12-18 августында Мәскәүдә традицион Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Быел чаралар ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 һәм 13 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Бию пәрие» музыкаль комедиясе һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакльләре онлайн күрсәтеләчәк.

14 августта Татарстан Республикасы делегациясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала.

14 августта Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләменә тантаналы рәвештә Мәскәү гербы беркетелә һәм Татарстанның халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу узачак.

16 августта «Татар кызы-2020» халыкара бәйгесенең Мәскәү региональ туры финалы була. Конкурста 12 кыз катнашачак. Җиңүчеләр арасында ике конкурсант (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе) билгеләнәчәк. Алар Үзбәкстанда узачак «Татар кызы-2020» халыкара конкурсында төбәк данын яклаячак.

18 августта Химки зиратында совет разведчиклары Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачыла.

18 августта Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты булачак.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*