tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия татарлары: Бер очрашу – үзе бер гомер
Австралия татарлары: Бер очрашу – үзе бер гомер

Австралия татарлары: Бер очрашу – үзе бер гомер

Австралиядә яшәүче милләттәшләребез аралашып, хәбәрләшеп яши. Бу ялларда да Аделаида шәһәрендә бергә кичке ашка җыелдылар. Сәбәбе дә бар. Казаннан кунаклар килде. Рушания һәм Рамил Миңнуллиннар. Алар очрашуга тагын да ямь өстәде.

Кичке ашка кадәр Раушания Миңнуллина якшәмбе мәктәбендә балаларга татар теле дәресе дә уздыра. Ә инде өлкәннәр җыелган аш табыны янында, татар халкының тарихын сөйли. Бик күп кызыклы милсаллар белән тулыландыра.

– Мин әле мондый чарада беренче тапкыр гына катнашам. Бүген дә аннан алган тәэсирләр белән йөрим, дип хәбәр итә Аделаида да яшәүче милләттәшебез Финзия Газизова. Австралия татарлары өчен мондый очрашулар тансык. Алар Казаннан килгән кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Әлеге кичә туган якны сагыну хисләрен басарга ярдәм итте, ди Финзия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*