tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә Тукайны искә алу кичәсе
Австралиядә Тукайны искә алу кичәсе

Австралиядә Тукайны искә алу кичәсе

Шимбә көн киче Австралиядә яшәүче милләттәшләребез Аделаиданың татар җәмгыяте йортында бөек Тукаебызның туган көненә багышланган кичә узачак.

Бишенче континентта инде дистәләрчә еллар яшәгән татарлар Тукай белән рухланып, юанып яшиләр. Аның шигырьләрен балалар да, әби-бабайлар да белә. Һәр елны шагыйрьнең туган көне туры килгән апрель аенда Тукайны искә алу чарасы оештырыла.

Иртәгә булачак кичәдә дә милләттәшләребез җыелып Тукайның үлемсез юлларын яттан сөйләрләр. Бернинди чикләү юктыр, һәр кеше күңеле теләгән шигырьне укый алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*