tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядәге татарларның үз өе булды
С долгожданным событием татар Австралии поздравил муфтий РТ.
С долгожданным событием татар Австралии поздравил муфтий РТ.

Австралиядәге татарларның үз өе булды

Узган ялда Австралиянең Аделаида шәһәрендә Сабантуе узды. Без бу турыда хәбәр иткән идек инде.

Бу матур бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп, татарлар өй туен да каршыладылар. Аделаидада Ләйлә Садри исемендәге татар иҗтимагый үзәге һәм гыйбадәтханәне үз эченә алган бина сафка басты.

Бу бина төзелеше бар татар җәмәгатьчелеген бергә туплады дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессына Аделаида татар мәхәлләсе имамы Булат Ишмөхәммәтов.  Хәзер татарлар карамагында мәчет, офис, имам йорты бар. Биредә ифтар мәҗлесләрен, кичәләр, җыелышлар, “Ак калфак” хатын-кызлар ансамбленең репетицияләрен, якшәмбе мәктәбе дәресләрен, әдәби клуб утырышларын үткәрергә була, татарча фильмнар карарга була. Аделаидада шулай итеп “Татарстан утравы” барлыкка килде, бирегә һәр татар үз өенә кергән кебек килә ала. Бирегә җомга намазларына килү инде гадәткә кереп китте. Гомумән алганда, быел Австралиядән татар тормышы җанлы баруы турында хәбәрләр куандырып тора. Австралиядәге татарлар турында инглиз телендә Айшә һәм Зыя Маски язган китап басылып чыкты, аны тәкъдим итү чарасы үтте. Көнчыгыш Төркестан бүләгенә лаек булган Сөмбел Вәлифф мемуарлары әзерләнә.

Аделаидада Татар йорты ачылу белән җирле татар оешмасын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикләде. Аның котлаунамәсен Казаннан Австралиягә Сабантуй кунагы булы барган җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева һәм Марсель Вәгыйзов тапшырдылар. Шушы уңайдан җылы котлау сүзләрен шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да юллаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*