tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядән килгән татарлар белән очрашу узды
Австралиядән килгән татарлар белән очрашу узды

Австралиядән килгән татарлар белән очрашу узды

Бүген, 10 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының актлар залында Австралиядән килгән татарлар белән очрашу узды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, рәиснең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева уздырдылар.

Очрашу барышында Ринат Зиннур улы милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге белән таныштырды. Австралия татарлары үз чиратында милләтне саклап калу һәм үстерү буенча башкарган эшләренең нәтиҗәләре белән бүлештеләр. Австралиядән килгән милләттәшләребез татар телен өйрәтү буенча кыска вакытлы курсларда катнашырга теләкләре булуын белдерделәр. Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов: “Австралиядә яшәүче татарлар өчен кыска вакытлы интенсив курслар булдырылса без бик шат булыр идек, өч айлык җәйге яллар вакытында ул – балалар һәм яшьләр өчен уңайлы һәм бик файдалы булыр иде”, – дип үз фикерләре белән бүлеште.

Искәртеп узабыз, узган атнаның җомга һәм ял көннәрендә Австралиядән килгән татарларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Кол Шәриф, Мәрҗани Нурулла һәм Апанай мәчетләре буенча экскурсия оештырылган иде. Шулай ук алар “Ярдәм”һәм “Иман нуры” кебек яңа, заманча иман йортларында да булып, биредә алып барылган дини, социаль эшләр белән таныштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*