tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Автономия өлкә Сабан туена нәтиҗә ясады
Автономия өлкә Сабан туена нәтиҗә ясады

Автономия өлкә Сабан туена нәтиҗә ясады

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы утырышы Рамис Сафин рәислегендә узды. Утырышта 15 июнь көнне Ульяновскида үткәрелгән өлкә Сабан туена нәтиҗә ясалды.

«Өлкә эчке эшләр идарәсе мәгълүматлары буенча, быел Сабан туенда 27 меңгә якын кеше катнашкан. Милли бәйрәмебезне оештыру максатында өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы 300 мең сум акча бүлеп бирде, шулай ук шәһәр хакимияте дә ярдәм итте, спонсорлар да булышлык күрсәттеләр. Россия күләмендә игълан ителгән Театр елы кысаларында Татар театры сәхнәсе эшләде, Б.Тарханов исемендәге халык театры режиссеры Гөлия Салахутдинова аны бик тә эчтәлекле итеп оештырган иде. Ә Губернатор Сергей Морозов авыл районнарының милли утарларына югары бәя бирде»,- диде автономия җитәкчесе.

Мохтарият рәисенең беренче урынбасары Рифгать Ахмедуллов Сабантуй бәйрәмен үткәрүче районнар санының елдан-ел кими баруы турында борчылып сөйләде. Быел Николаевка, Ульяновск, Чынлы районнары һәм Новоульяновск шәһәре, төрле сәбәпләр табып, татар бәйрәмен уздырмадылар, диде ул.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*