tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Автономияләргә хөкүмәт ярдәме булачак
Автономияләргә хөкүмәт ярдәме булачак

Автономияләргә хөкүмәт ярдәме булачак

Мәскәүдә “Россиянең милли-мәдәни автономияләре мил­ләтара аңлашучанлык һәм халыкара килешүчән­лек үсешендә” дип аталган конференция уздырылды. Ул Федераль татар милли-мәдәни автономиясенең (ФТНКА) 20 еллык юбилеена багышланган иде. Самарадан чарага өлкә милли-мәдәни автономияләр җитәкчесе Әнвәр Горланов, директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм мин, Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов, бардык.

Татар Федераль автоно­миясе юбилеена башка мил­ли-мәдәни автономияләр җи­тәкчеләре дә — украиннар, лез­гиннар, әрмәннәр, руслар, хәтта греклар да күпләп кил­гәннәр иде. Ике көнлек программа бик бай булып, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар өчен экскурсияләр, кызыклы очрашулар үткәрелде. Конференция үзе дә мәгълүмати чыгышларга бай иде.

Милләт эшләре агентлы­гы башлыгы Игорь Баринов, Федераль татар милли-мәдәни автономия советы җи­тәкчесе Илдар Гыйльмет­ди­нов, Бөтендөнья татар кон­грес­сының Милли Шура советы рәисе Вәсил Шәйхразиев кор­респондентларның күпсан­лы сорауларына җавап бир­гән­нән соң, утырыш башланып китте.

Игорь Баринов Әнвәр Горлановка Рәхмәт хаты тапшыра.

Башта “Народы и культуры” сериясендә басылып чыккан “Татары” китабын тәкъдим итү тантанасы узды. Аның җаваплы сәркатибе — тарих фәннәре докторы, профессор, Россиянең фәннәр академиясенең га­мәлдәге әгъзасы Валерий Тишков, китапны татарларның бар булмышын үз эченә алган тарихи белешмә булырлык саллы басма дип бәяләде. Саратов өлкәсеннән килгән профессор Фрид Рәшитов аңа сорау да бирде әле: “Тиздән Россиядә халык санын исәпкә алу булачак. Бу юлы да татарларны төрле кабиләләргә бүләчәксезме?” — дигән сорау Тишковка ошамады бугай. Ләкин ул үткән перепись вакытындагы хатасын танып: “Юк, юк. Бу юлы татарлар бер милләт булып язылачак. Тик алар үзләрен ”Казан татары”, “Әстерхан татары”, “Себер татары” дип атарга хаклы”, — дип белдерде.

Ил президентының милли сәясәт идарәсе җитәкчесе Татьяна Вагина чыгышы залда утыручыларны нык шатландырды. Аның сүзләренчә, хөкүмәт программалары буенча автономияләргә акча бүлеп бирү проекты эшләнеп ята икән. Аны алу өчен милли автономияләр халык мән­фәгатьләренә җавап бирерлек программалар төзергә тиеш булачаклар. Ә инде 2019 елдан башлап алар тормышка ашырыла башлаячак. Ләкин кемгә һәм күпме акча биреләчәге турында  әйтмәде.

Бер атна элек Россия хө­күмәте рәи­се урынбасары, Федерация Советы әгъзасы Виталий Мутко үткәргән ки­ңәшмәдә авто­номияләргә ярдәм күрсәтү механизмнарын эшләп чыгару бурычы куелган иде, дип Игорь Баринов та автономияләргә яр­дәм күрсәтү темасын дәвам итте. Ул татар милли-мәдәни автономиясенең эшен мактап, башкаларга алардан үрнәк алырга киңәш итте: “Кыенлык­ларга карамастан, татар автономиясе акча таба, чөнки анда милли эшләргә битараф булма­ган кешеләр эшли. Алар үт­кәргән чараларның саны һәм төрлелеге ис китәрлек”, — дип әйтте.

Татарстан Мәдәният министры Ираида Әюпова фи­керенчә, Республикада болай да татар үзаңын үстерү һәм милли сәясәт буенча зур эш алып барыла. “Бу ике программа да татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне пропагандалау өчен генә түгел, ә тарихыбызны өйрәнү, эзләнү, үзаңыбызны үстерү өчен эш­ләнә”, — дип аңлатты ул.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Хәдиуллин исә укытучы ролен аерып күрсәтте: “Милли телләрне укыту — ул бит хезмәт күрсәтү генә түгел, ә үзкыйммәте булган зур эш, — дип белдерде. – Безнең өчен иң мөһиме — татар телен һәм әдәбиятын укыту канунын тормышка ашыру. Россия мәктәпләрендәге укыту планы моны эшләргә мөмкинлек бирә”, — диде.

Ә менә Татарстан милли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Фарисовның чыгышы бик кырыс булды. Ул автономияләр эшен яктыртуда кайбер массакүләм мәгълүмат чараларының тискәре эффект тудыручы язмаларының зыян китерүен билгеләп үтте. Шулай ук «Орда», «Легенда о Коловрате», «Золотая Орда» кебек кинофильмнарның тарихи дөреслекне бозып күрсәтүен искәртеп үтте. “Моны дәшмичә генә йотып җибәрсәк, ки­ләчәктә дә шуңа риза булып торырга туры киләчәк. Ә без бу фильмнарның тарихны бозып күрсәтүен халыкка җиткерергә тиешбез”, — диде.

Этникара журналистика гиль­диясе президенты Маргарита Лянге татар Федераль автономиясенең башка милли автономияләр фонында яхшырак эшләвен билгеләп үтте. “Башкаларны да шулай эшләргә өйрәтергә кирәк иде”, — дип тә өстәде.

Чыгышлар ФТНКА оешмасы әгъзаларын, Россия киң­лекләрендә уңышлы эш­ләүче автономияләр җи­тәкчеләрен бү­ләкләү белән чиратлашып барды. Зур трибунадан Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Гор­лановка да Федераль татар автономиясенең һәм Милли эшләр буенча Федераль агентлыгының Рәхмәт хатлары, ә Фәрхәт Мәхмүтовка Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Самара татарлары моңа, һичшиксез, лаек.

Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*