tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл эшмәкәрләре өчен семинар-уку үткәрелде
Авыл эшмәкәрләре өчен семинар-уку үткәрелде

Авыл эшмәкәрләре өчен семинар-уку үткәрелде

20 мартта төштән соң “Казан” милли-мәдәният үзәгендә IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар “Казан” милли мәдәният үзәгендә семинар укуга килделәр.

Семинарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипоы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин алып бардылар.

Әйтергә кирәк, семинар бик җанлы барды. Һәр чыгыш ясаучыга авыл эшмәкәрләре сорауларны яудырып кына тордылар. Чыгышлар да кызыклы, файдалы, мәгълүматлы булды. Татарстан эшмәкәрләре Марат Бәхтияров (Әлдермеш), Морат Сираҗин (Шеланга) ү тәҗрибәләре турында сөйләделәр, эш алып барганда килеп туган киртәләр һәм проблемалар белән таныштырдылар. Аеруча зур кызыксыну Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы бүлек җитәкчеләре, республиканың агрохимия һәм ветеринария хезмәте белгечләре, Россельхозбанкның Татарстан бүлекчәсе вәкиле, агробизнес кадрларын өстәмә укыту институты белгече чыгышлары уятты. Төпле сораулардан, залда кызыксындырган мәсьәләсен яхшы күзаллаган, үз эшләрен яхшы белүче кешеләр утыруын чамалап була иде.

Катнашучылар фмкеренчә, алар өчен бу семинар бик тә кирәкле һәм файдалы булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*