tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу туры Урмай авылында узды
“Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу туры Урмай авылында узды

“Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу туры Урмай авылында узды

“Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең сайлап алу туры дәвам итә. Аның чираттагысы Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды. Бу юлы әлеге сайлап алу турында ике төбәк кызлары Түбән Новгород өлкәсе һәм Чувашиянең ун татар авылыннан ун кыз катнашып көч сынашты. Алар Алсу Мусина – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылыннан, Рәзилә Серенеева – Чувашиянең Урмай авылыннан, Зөһра Гыйбатдинова – Чувашиянең Тукай авылы, Гөлназ Идиатуллина – Чувашиянең Чичкан авылыннан, Ләйсән Абдулхаева – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылыннан, Лилия Юнисова – Түбән Новгород өлкәсе, Кочко- Пожарки авылыннан, Рамилә Нәҗметдинова – Чувашиянең Татар Согытыннан, Динә Сафиянова – Чувашиянең Шыгырдан авылыннан, Эльнара Каюмова – Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылы һәи Динара Аляҗетдинова – Түбән Новгород өлкәсе, Татар Маклаковосы авылыннан.

авыл2

Урмайда узган “Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу турында кызларның уңганлыкларына, булганлыкларына, туган телне камил белүләренә, зирәклекләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Әлеге төркемдә шулай ук, “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы тележурналисты

– Ләйсәнә Садртдинова, Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Чувашиянең рәисе – Фәрит Гыйбатдинов, Түбән Новгород өлкәсе, Спасс районы мәдәният йорты методисты – Гүзәлия Зәйнетдинова, Чувашиянең Комсомол районы сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы- Илдус Шәйдуллин дә эшләде. Әлеге бәйрәм бәйгене – Чувашиянең Урмай авылында иҗат итүче халык исемен йөртүче “Мишәр” фольклор – эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе, “Татар моңы-2013” Халыкара телевизион бәйге лауреаты Илнар Хисамов алып барды.

авыл3Конкурста кызлар үзләренең авылда яшәүче татар кызлары икәнен тамашачыга күрсәтергә тиешләр иде. Моның өчен алар өч төрле сынау үттеләр. Беренчедән, иҗади бәйгедә кызлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, үзләренең туган авыллары белән таныштырдылар. Икенчедән, милли ризык әзерләп, жюригә тәкъдим иттеләр, аның рецепты аңлаттылар. Өченчедән, бәйгедә катнашучы кызлар үзләрен интеллектуаль яктан күсәттеләр.

Нәтиҗәдән соң, барлык катнашучыга да үз номинациясендә диплом һәм иганәченең һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан һәм Чувашиянең татар милли мәдәни мөхтәриятеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүче буларак, Казанга ярымфинал өлешендә катнашырга Чувашиянең Урмай авылы кызы Рәзилә Серенеева, Түбән Новгород өлкәсеннән Лилия Юнисова барачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*