tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Ульяновск өлкәсендәгесендә җиңүгә ирешкән 4 кыз Казанда ярым финалда үзен күрсәтәчәк
“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Ульяновск өлкәсендәгесендә җиңүгә ирешкән 4 кыз Казанда ярым финалда үзен күрсәтәчәк

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Ульяновск өлкәсендәгесендә җиңүгә ирешкән 4 кыз Казанда ярым финалда үзен күрсәтәчәк

Сайлап алу турында барлыгы 11 кыз катнашкан

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенчесе 23 ноябрьдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында уздырылды (моңа кадәр 21ендә дип игълан ителсә, ул кичектерелгән булып чыкты – ред.). Анда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация барган иде, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итә БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Сайлап алу турында бу юлы Иске Кулаткы, Яңа Спас, Чынлы, Николаевка, Сенгилей районнарыннан 11 кыз катнашкан. Татар авылларында яшәүче татар телен, милли гореф-гадәтләрен һәм тарихын, шулай ук туган төбәге тарихын белгән 20дән 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында уздырыла торган әлеге конкурста арадан 4 кыз җиңүгә ирешкән. Нәтиҗәдә, Иске Кулаткыдан Галия Рамазанова гран-прига лаек булган, I урында – Чынлыдан Лилия Кәримова, II урында – Николаевкадан Гөлнара Курамшина, III урында – Иске Кулаткыдан Фәридә Зәйнетдинова. Шул рәвешле, сайлап алу конкурслары Россия төбәкләрендә уздырылгач, ярымфинал Казанда үткәреләчәк, шушы 4 кыз да Казанга конкурска чакырулы.

Җирле милли җәмгыятьләр һәм конкурсантлар өчен онытылмас булган шушы чараны уздыруда Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы, БТК БК әгъзасы Эдуард Ганиевның ярдәме зур булганлыгын да искәртеп үтү кирәк, дип белдерә Г.Шәйхи.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*