tatruen
Баш бит / Татар авыллары / “Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең сайлап алу туры Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узды
“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең сайлап алу туры Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узды

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең сайлап алу туры Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узды

Аны оештыручылар:Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә”.

Бәйгедә өлкәнең өч районындагы татар авылларннан 20 яшьтән алып 30 яшькәчә булган кызлар көч сынашты. Араларында студентлар, эшмәкәрләр, социаль эшчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде. Катнашучылар биш номинациядә көч сынашты. Алар арасында “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче. Шулай да башкалабыз Казанда узачак финал өлешенә жюри тарафыннан ике кыз гына сайлап алынды. Алар Камышлыдан Гүзәл Исламова һәм Шынтала районы Денис авылыннан Алия Галиуллина. Бу кызлар март аенда башкалабызда узачак “Авыл кызы” бәйгесенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*