tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Икътисад / Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады
Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады

Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады

Авылда мал чалу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Хуҗа кеше иң элек барлык кирәкле коралларны – бавын, пычагын һ.б. хәстәрләп куйса, хуҗабикә исә үз чиратында ашау-эчү мәсьәләсен кайгырта. Мал чалган көн авылда бәйрәм санала, шуңа күрә табын да бәйрәмчә булырга тиеш. Шулай итеп, ярты эш инде эшләнгән дисәң дә була, тик хәзер сугымчыны гына табарга кирәк. Менә монысы бүгенге көндә авылда бер бәла…

Кая барыйм, кемне дәшим?..

Күп кенә җирдә авыл буйлап китсәң, мал чалырлык бер генә кешене дә таба алмассың. Кайсының аек көнен туры китереп булмый – андый кешенең үзе ни дә, эше ни. Ир-атларның күбесе бу эшкә алынырга курка да әле, күпләрнең исә жәлләп кулы күтәрелми. Мөгезле эре терлеккә түгел, кош-кортка кагылырга җөрьәт итмәүчеләре дә бар. Бөтен авылга бер мал чалучы булса, рәхмәт әйтәсең. Әмма бөтен кеше дә аңа баргач, чиратың килеп җиткәнне генә бик озак көтәргә туры килә. Бәлки, кайбер якларда малларны бетерүнең, азрак асрый башлауның да бер сәбәбе шулдыр? Авылларда мал чалу иң җаваплы һәм иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Кулы да тәмле булсын, чиста да эшләсен, шарты да туры килсен дисең бит әле…

Мал чалучылар хезмәте оеша башлаган

Соңгы вакытта исә авыл җирендә бу мәсьәлә дә хәл ителеп килә бугай. Җәйге чорда акчаңны түләсәң, бакчаң да сукаланган, печәнең дә чабылган һәм алып кайтылган кебек, сугым чорында да мал чалып кәсеп итүче төркемнәр оеша башлаган. Берничә кеше берләшә дә, төрле авылларга, хәтта районнарга да чыгып, мал чалу хезмәтен башкара. Балтачта да бар андый төркемнәр. Әле менә күптән түгел генә әлеге районда яшәүче Роза апалар да, үгезләрен суярга кирәк булгач, кеше эзләп мәшәкатьләнмәгәннәр, мал чалучыларга гына мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның эшеннән бик канәгать калган алар. Мал чалыр өчен кирәк булган бөтен коралларны үзләре алып киләләр, бөтен эшне башкарып китәләр. Кыскасы, хуҗа кешегә бер мәшәкате дә калмый икән. Ике-өч сәгать вакыт эчендә иң зур эшләрнең берсе башкарыла да куя. Роза апаларга 3 кеше килгән.

Егетләрнең бу кәсепкә керешүләренә инде бер генә ел түгел. Шуңа күрә заказлары да күп. Кыш айларында буш торган көннәре бөтенләй дә юк. Дөрес, сугымчыларның җәй көне дә эшләре җитәрлек анысы. Бер көнгә 4-5 хайванга кадәр чалырга туры килгәли икән. Халык алар белән 3-4 көн алдан ук килешеп-сөйләшеп куя. Мамадыш, Саба, Малмыж, хәтта Ульяновск якларыннан да, безгә килегез әле, дип шалтыратучылар бар, ди. Хезмәтләре дә әллә ни кыйммәт түгел: бер баш үгез чалган өчен 1000 сум акча сорыйлар. Ашау-эчүне хәстәрләүне дә таләп итмиләр. Хәер, озаклап утырырга вакытлары да юк инде, чөнки икенче бер гаилә дә түземсезлек белән аларны көтә.

Дөрес, мал чалучы төркемнәр арасында да төрлесе була: кемдер намус белән, барлык дин кануннары буенча эшли, ашыкмый-кабаланмый гына эшен чиста-пөхтә итеп тәмамлый. Икенчеләр исә акча эшләүне генә күздә тотып, ашык-пошык эшләп китү ягын кайгырта.

Мондый хезмәтнең тарала башлавы авыл халкы өчен бик файдалы. Бу кемгәдер хезмәт хакы булса, икенчеләрне зур мәшәкатьтән коткара бит әле.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә республикада терлекчелек буенча күрсәткечләр тотрыклы. Ит җитештерү буенча 12 процентка арту күзәтелә, ә менә сөт җитештерү 1 процентка кимегән. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җиткерде. Шулай ук ул республикага дуңгызларның Африка чумасы үтеп керү куркынычы булуын әйтте. Аның әйтүе буенча, Татарстанда рөхсәтсез, тиешле документларсыз һәм ярамаган урыннарда терлек продукциясен, бигрәк тә дуңгыз итен сату очраклары артып киткән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мал чалучыларга киңәшләр

– Хайванны чалырга бер көн кала ашатмаска кирәк. Су гына эчертегез. Нәтиҗәдә ашказаны һәм эчәкләр бушап калачак. Бу аның эчен алуны җиңеләйтәчәк, икенчедән, ит тә озаграк саклана.

– Чалыр алдыннан хайванны борчымагыз, кыйнарга һич кенә дә ярамый. Болар барысы да итнең сыйфатына тәэсир итә.

Автор: Чулпан Нәҗипова
Чыганак:  “Шәһри Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*