tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларыбыз картаймасын дисәк…
Авылларыбыз картаймасын дисәк…

Авылларыбыз картаймасын дисәк…

Соңгы көннәрдә кай­берәүләр, Сабантуйлар уздыру белән генә шө­гыль­ләнә, дип, Бөтен­дөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитетын тәнкыйтьли башлады. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, кичә башкарма комитетта үткәрелгән матбугат җыелышы Конгрессның кырыкмаса-кырык эш белән шөгыльләнүенә  дәлил булды.

– Без ай саен төрледән-төрле чаралар уздырабыз. Милләтебезнең төрле катлаулары белән тыгыз эш­чәнлек алып барабыз, Казанга җыябыз, төбәкләргә барып, хәлләренә керергә тырышабыз.

Быел аеруча мөһим ел:

  • 2 – 6 август көн­нәрендә БТКның VI корылтае узачак. Шундый әһә­миятле чарага әзерләнүгә карамастан, ай саен диярлек зур җыеннар көтелә.
  • Әйтик, мартның 24-26сында – I Бө­тенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаен,
  • 13-15 апрельдә – Бө­тендөнья татар хатын-кыз­лары җыены,
  • 24-28 апрель­дә – Мәдәният министрлыгы белән берлектә төбәк­ләр­дә һәм чит ил­ләрдә Сабантуйлар уздыручылар өчен махсус укулар,
  • 12-13 майда – Әс­тер­ханда XVII федераль Сабантуй,
  • 18-20 май­да – Бөтен­россия татар дин әһелләре җыены,
  • 15-16 июньдә – Пенза өлкә­сенең Урта Әлә­зән авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе,
  • 22 июльдә – Башкорт­стан­ның Туймазы районындагы Төмәнәк авылында Ык буе авыллары Сабан туе (Оренбург өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан республика­ларының 14 районы билә­мә­ләрен сугара бу елга, әлеге су буендагы авылларның күпчелеге – татар авыллары) узачак.
  • Быел­­ның беренче иң зур чарасы, бүген җыелуыбыз­ның төп сәбәбе – 9-11 мартта үткәреләчәк VI Бө­тен­россия татар авыллары эшкуарлар җыены, – дип, әле­ге чараның ничегрәк уздырылачагы, үзенчәлекләре турында сөйләде анда БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Былтыргы җыенда иле­без­нең 36 төбәгендә яшәү­че эшкуарларыбыз катнашса, быел 41 төбәктән 700 делегат киләчәк. Шунысы кызык: Мәскәү, Ленинград, Иваново өлкәләрендә, Приморье краенда татар авыллары булмаса да, анда яшәү­­че эшкуарларыбыз авыл хуҗалыгы белән ту­ры­дан-туры эшләүчеләр бе­лән тыгыз элемтә урнаштырырга теләк белдергән. Аларны да кире какмаганнар. Казакъстан һәм Кытайдан да вәкилләр булачак. Ел саен бер үк кешеләр килсә дә, хәерлегә түгел, билгеле. Шуны исәпкә алып, быел делегатларның 70 процентын яңартырга булганнар. “Татар авылларын саклап калуның төп юлы – эшкуарлыкны киң җәелдерү. Базар шартларында үз урынын, үз йөзен тапкан, кә­сепчелеге, малы, табигате беләнме баш­каларны җә­леп итә алган авыл беркайчан да бет­мәячәк”, – дип исәпли Марс Тукаев.

Быел да делегатлар беренче көнне өч секциягә бүленеп, игенчелек, һәм яшелчәчелек, терлекчелек һәм кошчылык, җитеште­релгәнне читкә сату һәм һөнәрчелек мәсьәләләрен уртага салып тикшерәчәк­ләр. Икенче көнне эшкуарлар, Арча һәм Балтач районнарында булып, шәхси яр­дәмче хуҗалык җитәк­челә­ре, фермерларның алдынгы тәҗрибәсе белән танышачак. Өченче көнне рес­публикабыз җитәкче­леге катнашында җыелган проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу, ярдәмләшеп эшләү юлларын билгеләү көтелә.

Бөтендөнья татар эшкуарлары берләшмәсенең баш­карма директоры, БТК башкарма комитетының бүлек мөдире Фәрит Уразаев үз чиратында, киләчәктә авылларыбыз картлар йортына охшап калмасын өчен, авыл җирендә эшкуарлыкны, җитештерү-эшне оештыру ысулларына тукталды. Бу уңайдан Төмән өлкәсе тәҗрибәсе кызыклы гына. Әлеге өлкәдәге эшкуарлар, дүрт-биш кеше җыелып, акча кертеп, аерым бер юнә­лештә эшләргә теләүче­ләр­гә матди мөмкинлекләр тудыра икән. Әйтик, каз бәбкәләре яисә мал сатып алып биреп, берничә ай карап үстерү шарты куя. Оештыру эшләренә алынырга йөрәксенмәгән, әмма эш­ләр­гә иренмәгән, булдыклы һәм җаваплы кешеләргә акча эшләү өчен менә дигән форсат бу!
Оештыручылар дөрес әйтә: эшкуарлар җыены гына түгел, милләт җыены бу!

Эшкуарларыбызның һөнә­ри осталыгын, тәҗрибә-кү­некмәләрен чарлау-артты­ру белән бергә тарихи, милли үзаңнарын да үстерә алсак, татар авылы һичшиксез яшәячәк, киләчәктә дә мил­ләтебез чишмәсе булып калачак.

 Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 29, 01.03.2017/)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*