tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Сәлимгәрәев: «Без бергә» газетасының таралу өлкәсен киңәйтергә җыенабыз
Айдар Сәлимгәрәев: «Без бергә» газетасының таралу өлкәсен киңәйтергә җыенабыз

Айдар Сәлимгәрәев: «Без бергә» газетасының таралу өлкәсен киңәйтергә җыенабыз

«Без бергә» газетасының таралу өлкәләрен киңәйтү һәм тиражын арттыру мөмкинлеге күз уңыда тотыла. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

Ул Россиянең 15 өлкәсендә 20 татар газетасына кушымта булып 79 мең тираж белән «Без бергә» газетасы чыгуын искәртте.

«Без бергә» проекты татар халкын берләштерү, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм туган телгә өйрәтү ягыннан бик әһәмиятле вазифа башкара. «Без бергә» газетасы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, шулай ук, Бөтенроссия халык санын алу кысаларында, ватандашлар өчен үткәрелә торган чаралар турында даими рәвештә таныштырып барырга тиеш», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул республикадан читтә яшәүче татарлар өчен регионнарда чыга торган милли басмалар әһәмиятле чара булуын билгеләп узды. «Россия өлкәләрендә 122 мең данә гомуми тираж белән 30 газета басыла. Барлык редакцияләр белән дә актив хезмәттәшлек алып барыла», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренчә, аларның ресурсын гына файдалану түгел, матди, техник, методик теләктәшлек күрсәтү дә кирәк.

Гөлнар Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*