enrutat
Баш бит / Айдарның яшьлек ялкыны яшәртте Исхакыйны !
Айдарның яшьлек ялкыны яшәртте Исхакыйны !

Айдарның яшьлек ялкыны яшәртте Исхакыйны !

Режиссер, композитор, рәссам, каләм ияләре…

Без аларның үзләрен күрмәгән,белмәгән хәлдә дә,  иҗат җимешләре белән рухи байыйбыз –әсәрләрен  күреп, карап,тыңлап, укып  әсәрләнәбез, исәрләнәбез, әсирләренә әйләнәбез. Алар дистә, йөз еллар аша  да Адәм баласының,Тормышның, Табигатьнең,  Дөньяның мәңге үзгәрмәс һәм үзгәрешләр кичереп  торган  үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга, үрнәк  һәм  гыйбрәт алырга ярдәм итеп, гомер юлдашына әйләнәләр.

Театр дигән сәнгатебез, талантлы режиссерлары  булганга  күрә   дә, үзенең төп изге миссиясен,  игелекле вазыйфасын башкарып,  бүгенге  данлы  мөнбәренә ирешкәндер, мөгаен. Кем ул режиссер? Ничек режиссер  булалар? Режиссер буласы килүнең асылында ни ята?

 Берничә дистә  яки Г.Камал исемендәге Академия театрындагы  кебек алтмыш  артист булган труппа-төркемдә бер генә режиссер билгеләнә. ”Табыла” дип  әйтсәм дә, дөрес булыр. Талантларның  да бик сирәкләренә генә  бирә ул үзенең гаҗәеп серләрен  һәм фатихасын –   чын Режиссура. Хәер, бу һөнәрдә  патшалык итәр өчен бер талант кына аз хәтта. Театрны һәр нәрсәдән өстен күреп ярату, комсызланып  белемгә омтылу,  дөнья күләм мәшһүр әдәбият,  сәнгать  җәүһәрләрен, олуг  шәхесләрне белү, аңлау,өйрәнү; күзәтүчәнлек, фикерләү,  күзаллау куәте булу; кешелек, лидерлык сыйфатлары , тамашачыны, заманны сизү, алданрак та атлый  белү һ.б,һ.б…Режиссер булуны  “инә белән чокыр казу”,”тырышып  ташка кадак кагу”  дип чагыштырырга да була, минемчә.Бу һөнәргә  ия  булыр өчен, гомумән,  аның нигезенә төшенеп, андый теләкнең тууы өчен һәм тормышка ашырыр өчен  урта мәктәпне тәмамлау гына аз –  күпмедер вакыт узу,тормыш тәҗрибәсе туплау һәм җаныңда башкаларга җиткерәсе килгән Зур  Сүзең  булу тиештер.

Менә шундыйрак кереш сүздән соң, мин сезне,хөрмәтле укучым, санап киткән сыйфатларның барсына да  ия булган бер яшь  кеше белән таныштырырга телим.Ул – режиссурада  беренче ышанычлы адымнарын ясаган Айдар Җаббаров. Тышкы кыяфәте белән әле генә мәктәп тәмамлаган үсмерләрдән аерылмый да Айдар.Аерылса да –  бөтен барлыгыннанан бөркелеп торган зыялы, тәрбияле, тотнаклы,  тыйнак  килеш-килбәте белән.Заманча  зәвыклы, бик сөйкемле, хәтта чибәр егет ул. Кара чәчле, кара күзле, күзлекле (кечкенәдән бик күп укый). Быел ул Мәскәүдә ГИТИС (театр сәнгате институты) тәмамлады.Күренекле  режиссер,  дан тоткан  педагог Сергей  Женовачның бик күпләр хыялланган  остаханәсендә белем алды. (Телевидениенең  культура  каналында бер әңгәмә вакытында  С.Женовач Айдарны  гаять талантлы  шәкерте буларак телгә  алган  иде).

 Айдар Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән. Гаиләләрендә сәнгать әһелләре юк. Алай да   әле башлангыч сыйныфларда  ук нәфис сүз бәйгеләрендә катнашкан һәм җиңүләргә  ирешкән  малайны  әти-әнисе сәнгать мәктәбенә укырга китерә.Айдар  анда, Тукай әйтмешли,  “шактый белем тәхсил итеп”, артист булу хыялы белән Казанга килә,театр училищесына укырга керә. Фәрит Бикчәнтәев курсында укуны ул бәхетле язмышы дип саный.Нәкъ  менә  Фәрит абыйсы  аның  режиссерлык сәләтен дә күреп,сизеп ала.Аңа юнәлеш бирә. Остазының киңәше,хәер-фатихасы белән  Айдар Мәскәүгә  китә.Әмма алда язганымча,  тәҗрибә  дә,  ныклап  хәзерләнергә вакыт та җитмәгәнгәдер, икенче  елны  гына ул  конкурстан уза.Ә бер ел Ф.Бикчәнтәев  җитәкләгән курста укытучылык итә һәм бу аның өчен  бик файдалы  практика, тәҗрибә булып чыга.

Айдар Җаббаров – 2017  елның  Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреаты. Әйе, әле студент чагында  ук “Дебют” номинациясендә  лаек булды ул аңа.Камал  театрының  Кече сәхнәсендә халкыбызның олуг шагыйре Хәсән Туфан әсәрләре буенча сәхнәләштергән “Агыла да болыт,агыла” дигән спектакле өчен. Халыкара “Нәүрүз”  фестивале  программасына да кертелгән бу эшне тамашачы  да,театр коллективы да бик яратып кабул иттеләр.Ә 2016 елда  институттагы эше буларак, Айдар   шушы ук сәхнәдә “М.Булгаковның  “Эт йөрәге” әсәрен дә тәкъдим иткән иде. Һәм шул чакта ук без аңа сокланып, зур өметләр баглаган идек.Менә быел инде  Айдарның таланты   өметләребезне аклады гына дисәк аз булыр,ул безнең театр дөньясын,белгечләрне,тәнкыйтьчеләрне һәм Халыкара “Нәүрүз”  театр  форумы кунакларын да шаккаттырып ,  бик  зур осталык белән эшләнгән спектакль күрсәтте.Татар әдәбиятының мәшһүр классигы Гаяз Исхакыйны сәхнәгә алып менде.Әдипнең  берничә хикәясен берләштереп   режиссер үзе язган  сәхнә варианты,  “Тормышмы бу?..”  дигән исем белән, Г.Камал исемендәге Академия театры репертуарында  урын алды. Зур  рольләрдә – инде урта буын саналучы  Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Ләйсән Рәхимова, Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинова,  Олег Фазылҗанов, Гөлчәчәк Гайфетдинова булса, спектакльнең гаҗәеп атмосферасын тудыручы төп ансамбльдә –күмәк күренешләрдә бары тик яшьләр генә.Сүз уңаеннан,  хәзерге Камал театрында, труппаның зур өлешен  талантлы яшьләр били.Спектакльдә  катнашучы  артистлар яшь  режиссер белән эшләгән репетиция чорын бик рәхәтләнеп, җылы итеп,яратып  искә алалар .Артистлар гына түгел, спектакль чыгарган чорда    эш итәргә кирәк булган һәр цех хезмәткәре дә Айдарның    инде чын профессинал булуы белән бергә, искиткеч кешелекле, әхлаклы, бик төгәл һәм бик укымышлы булуын хөрмәт белән  сөйлиләр.(Сәхнә кешеләре белә – мондый бәя сирәкләргә  эләгә).

”Яшьләр китап укымый, язучларыбызны белми” дип уйларга  күнеккәндә, әнә шундый япь- яшь  шәһәр егетенең Г.Исхакый иҗатын колачлавы күңелне күтәрә, сөендерә.Бәлки  әле  аксакалыбыз  фараз  кылган  инкыйраз  булмас?!Яшь  буын  йөз ел элек язылган  гыйбрәтле әсәрләрдә  бүгенге көнне күрә белә икән, бүгенге күзлектән бүгенге тамашачыга, халкыбызга җиткерә ала икән – димәк, мөхтәрәм  Гаяз әфәнде, милләт яши, ул  бар, булачак һәм тарихи  мирас  булган Сезнең бай иҗатыгыз  татар кешесенә һаман рухи  азык булыр, иншалла! Айдарның җаваплары шуңа ишарә: “Г.Исхакыйны мәктәптә  дә укыган идек. Ә театр училищесында чакта Фәрит Рәфкатович  аны укуны  барыбызга да мәҗбүри  итте. Мин  шунда бик мавыгып киттем аның  әсәрләре белән. Мәскәүдә  дә  Г.Исхакыйның  унбиш томы  гел кул астымда булды.Спектакль  уе  шунда туды. Үзем яздым сәхнә версиясен. Мин  Гаяз Исхакыйның теленә, кеше табигатен ничек дөрес һәм яратып тасвирлавына мөкиббән.Кешенең кичерешләре,хисләре моннан йөз ел элек тә,бүген дә,тагын йөз елдан соң да шулай булачак  бит. Шуңа  аның  иҗаты актуаль, шуңа  һаман безне дулкынландыра “,- ди ул.Репетиция вакытында сүзләрне бераз бутаган актерга Айдарның ипләп кенә:  ”Нинди матур тел белән язылган, зинһар   үзгәртә күрмәгез”,- дигәнен ишетеп,күңелемнән аңа рәхмәт укыдым –   сүз тәмен  сизә, афәрин! Чаллыдан  килгән яшьләребезгә хас булганча, Айдар туган телебезне дә,рус телен дә камил белә, сөйләме, авазы да дөрес.Әнә шулай  Тукай, Исхакый, Хәсән Туфан әсәрләренең нечкәлекләрен дә тоя белгән, Мәскәү институтларында  да  “5” легә укый алган татар яшьләре   күбрәк булса иде һәм алар милләткә хезмәт итсә иде! Айдар   Камал театрында да  һәм беррәттән, башка театрларда да спектакльләр куярга хыяллана – үзен шулай сынарга, чыныктырырга тели. Исхакый да,Толстой да,  Пушкин да  тарта аның ялкынлы  күңелен. Бүгенге заманның таләпләре,  мөмкинлекләре  хәзер иҗат кешеләренә  үзләрен  төрле   мәйданнарда  күрсәтергә   җай чыгарып тора.Айдарны  Мәскәү театрлары  да чакыра.Ул инде Петербургта  Ленсовет театрында да спектакль куярга  өлгергән. Яшь талантның исеме әнә шулай таныла башлады.Бу – бер яктан шатлык, горурлык, икенче ягы да бар.Исхакый кисәткәнчә, чит дөньяда эреп югала күрмәсен инде…

Айдар Җаббаровка бәхетле, озын гомерле, уңышлы  иҗат  телик! Милләт баласы булып калсын!Ә сезгә, кадерле тамашачылар, Камал теарының          ”Тормышмы  бу?..”спектаклен караганда, аны сәхнәгә куйган режиссер  Айдар Җаббаровның үзен күргән кебек хис итү өчен, фотосурәтен  урнаштырабыз.

Луара Шакирҗанова, 
«ХАЛКЫМ  МИНЕМ» газетасы, июль, 2018
Фотоларда:  режиссер  Айдар Җаббаров
”Тормышмы  бу?..”спектакленнән  күренешләр
Рәмис Нәҗмиев фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*